+10 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Гаилә учагы
25 июнь , 17:50

"Ир өчен хатын кадерлеме? Әллә әти-әнисеме?"

"Ата-ана хакы бар икәнен дә беләм. Әмма балаларны тилмертеп яшәтү дөресме?"

"Ир өчен хатын кадерлеме? Әллә әти-әнисеме?"
"Ир өчен хатын кадерлеме? Әллә әти-әнисеме?"

"Исәнмесез. Бу дөньяда ир-егет өчен хатын, бала яисә әти-әни хакы зурмы? Үз гаиләңнең өлешен әти-әнигә бирү дөресме? Үз гаиләсе, хатыны, балалар тилмереп йөри бит. Әти-әни хакын хаклыйсы дигән сүзне аңламыйм мин. Аларга ярдәм итәргә кирәклеген дә беләм. Балалар өчен әрним. Безгә ничек тә ярый кебек кала бит. "Түз, тиздән җайланыр", - ди ирем. Гомер буе түзиммени? Нигә башкаларга уңайлы булсын өчен мин тилмерәм соң? Бөтен акчаны әти-әнигә биреп бару ир-егет өчен гадәти күренешме әллә?

Бианай белән биатайның кече уллары ирем. Без өйләнешкәнче үк аңа өй салган булганнар. Әле шушы йортта яшибез. Мин аларга бик рәхмәтле. Әйе, алар төзегән йортта яшәвемне аңлыйм. Ирем белән ике балага гомер бүләк иттек. Хәзер инде әти-әнисе әле тегеләй, әле болай аннан акча ала. Аларда ел саен төзелеш. Материал алу, кайтарту һәм башка эшләр дә ирем өстендә. Каядыр барырга, табибка күренергә кирәк булса да ирем түләргә тиеш. Балаларга күп чыгым кирәк. Мин үзем турында сөйләмим дә инде. Балаларның теләге һәрвакыт читтә кала, әти-әнисе теләген үтисе бар чөнки...

Арыдым. Ничек арытаба яшәргә?"

Автор:Гөлия Мөгаллимова
Читайте нас: