+7 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Гаилә учагы
26 июнь , 11:43

Кемнәре юк бу дөньяның...

"Минем ирем белән яшәрлек түгел шул. Мин инде ике ел вокзалда кунып йөрим".

Кемнәре юк бу дөньяның...
Кемнәре юк бу дөньяның...

"Беркөнне эш белән тимер юл вокзалына төшкән идем. Поезд килергә бер сәгать вакыт бар. Көтү залына кереп утырдым. Шул арада полиция хезмәткәре бер 35 яшьләрдәге кара күзлек кигән хатынны чырылдатып, култыклап вокзалдан алып чыгып китте. “Йөрмә вокзалны пычратып!”- диде ул аңа ачуланып.


Ни булды икән, дип аптырап торганда, минем янда утырган бер апа: “Вокзалда ирләр сагалап йөри ул”, - диде. “Өендә бәләкәй баласы, ире бар, ә ул монда кунып ята. Эшләгән кешегә эш җитәрлек бит инде, бер кайда да эшләми, гел ач, сукбайлар янына да утырып ашый, этләр, песиләргә ташлаган ризыкны ашарга да җирәнми”, - дип тезеп китте ул. “Үткән атнада бер исерек ир йөзенә суккан. Кап-кара янып чыккан. Шул килеш тә һаман монда килеп йөрүен дәвам итә”...


Мин исемне җыялмый тыңлап утырам. “Минем ирем белән яшәрлек түгел шул. Мин инде ике ел вокзалда кунып йөрим. Өч бүлмәле фатирымны иремә калдырып, өйдән үзем туеп чыгып киттем. Ике балам бар, алар үзләре эшләп ашасыннар”, - диде. Авылда бура алган икән, пенсия акчасына гына өй салып булмавы, эшләре акрын баруы турында сөйләп утырды.


“Әнә, чәчәкле киемнәр кигән хатынны күрәсеңме?” – ди. “Укытучы булып эшләгән ул, ире алдап фатирсыз калдырган. Бик нык агуланып, үлемнән калган. Хәзер бер туганы белән дә аралашмый, монда куна”, - дип тезде дә тезде.
“Әнә Сәйфулла, ул Стәрлетамакта яши, сирәк кенә Уфа вокзалын сагындым дип, монда килеп чыга. Аңа җитешми инде, әмма күңеле яхшы аның”...
И, язмыш. Вокзалда да кемнәр генә юк икән.


Минем янда утыручы апа минем тыңлаганга карамый да, сөйләнә дә сөйләнә. Аның үз-үзе белән сөйләшә башлавын аңладым. Аңа минем тыңлау да кирәкми. Сөйләмнәре бер-берсенә ялганмый башлады. “Ирем фатирыбызга үзеннән 7 яшькә яшьрәк хатынны алып кайтты. Ул хатынның ире төрмәдә утыра иде. Ирем тарафыннан нинди генә кимсетүләр күрмәдем. Берсен башлады, берсен ташлады. Хатын-кызлары күп булды. Бер бизнесмен, кияүгә чыкмаган карт кыз белән дә йөрде. Иртә дими, кич дими, иремнең телефонына шалтырата. Трубканы мин алсам да иремне сорый. Төн уртасында килеп ишекне дөбердәтә. Куркак булганмындыр инде, бер сүз дә дәшми идем. Чыгып җилтерәтәсе калган. Аның белән яшәп нинди рәхәт күрдем инде? Кыйммәтле туннар кидемме, берәр алтыным бармы? Сочиларга, Мисырларга ял итәргә бардыммы? Юк бит! Ул акчасын гел хатын-кызларга тыгып барды. Җае туры килсә дә, килмәсә дә мине мыскыл итәргә тырышты”.
Мин аңа сорау бирергә кыймадым. Ни өчен аларның тормышы шулай килеп чыккандыр, бу сорау җавапсыз калды..."

Фото: bashinform.ru

Автор:Гөлия Мөгаллимова
Читайте нас: