+10 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Гаилә учагы
27 июнь , 17:19

Аңа да "удобно", "и мне хорошо"

Хатын-кызның ниндие генә юк...

Аңа да "удобно", "и мне хорошо"
Аңа да "удобно", "и мне хорошо"

"Кызлар, үзегезне карарга кирәк. Тешне дә вакытында куйдырырга һәм симермәскә.

Ахирәтем яңа гына тагын зарланып елап кайтып китте. Ирем читкә йөри, ди. Йөри инде, үзен карамый, инде 100 килограммга җитеп бара. Өендә дә чисталык юк. Ялгыз булгач, сиңа рәхәт, ди. Минем дә яраткан кешем бар. Аена 2-3 тапкыр килеп китә, чөнки гаиләсе бар. Әмма миңа шул җитә. Барлык эшемне эшли, акчалата ярдәм килеп тора. Беркем белми безнең турыда. Аңа да "удобно", "и мне хорошо". Ләкин мин дә шулай симереп, пычрак халатта йөрсәм, ул ир әллә кайчан миннән качар иде", - дигән бер хатын социаль челтәрләрдә.

Ике төрле хатын, ике төрле язмыш. Әмма хатын-кызның бәхетне ир-егетләргә генә бәйләп каравы дөрес түгел сыман. Тормышның башка матур яклары да җитәрлек, югыйсә...

Автор:Гөлия Мөгаллимова
Читайте нас: