Бу хакта "Башстат" аналитиклары белдерә.
Былтыр кызлар өчен беренче никахка керүнең уртача вакыты - 26,5, ә егетләр өчен 28,9 яшь тәшкил иткән. Шулай ук, 1447 пенсионер да законлы никах комачауламас, дигән карарга килгән: аларның 880е - ирләр, 567е - хатын-кызлар.
- Былтыр Башкортстанда 23 747 пар рәсми никахка керде. Республикада иң күп никахлар 20 яшьтән 34 яшькә кадәр теркәлә, – дип хәбәр итә белгечләр.
Сүз уңаеннан: узган елда ирләрнең - 31, хатыннарның 34 проценттан артыгы законлы никахка икенчегә кергән.
Сез рәсемдә күргән 72 яшьлек Владимир Лефлер һәм 66 яшьлек Любовь Глазырина 29 июньдә Ишембайда никахлашканнар.
фото: srgazeta.ru