Исемлекне ЗАГС реестры мәгълүмати-аналитик порталы бастырып чыгарды.
Мәсәлән, яңа туган кызларда иң сирәк очрый торган исемнәр - Янилә, Дилназа, Любава, Фрида, Оишахон. Ир-ат исемнәре арасында - Арнольд, Рихард, Ансор, Одиссей, Луис Адриан.
Иң популяр хатын-кыз исемнәре - Әминә, София, Арина, Ева, Ясминә. Малайларда - Әмир, Марк, Тимур, Артем, Эмир.
Былтыр Башкортстанда 3,8 меңгә якын кеше исемен үзгәрткән.
фото: башинформ