+10 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Гаилә учагы
8 июль , 15:20

Корниловлар өчен тавыш бирик!

Владимир Путин февральдә илдә яңа гомумдәүләт проектларына старт бирү турында игълан итте. Шуларның берсе - "Гаилә".

Корниловлар өчен тавыш бирик!
Корниловлар өчен тавыш бирик!

Гаилә елы сайтында "Ел гаиләсе" Бөтенрусия конкурсының федераль этабында катнашучы гаиләнең иң яхшы видеоролигы өчен онлайн-тавыш бирү башланды.

Конкурста Башкортстанны Күмертаудан Корниловлар гаиләсе тәкъдим итә.

Корниловларның тату гаиләсендә 10 бала үсә. Александр Владимирович һәм Альбина Фәнил кызы һәр баланың иҗади потенциалын үстерү, мавыктыргыч һәм күпкырлы булуы өчен бар көчләрен салалар. Гаилә шәһәр һәм республика конкурсларында актив катнаша, балалар спорт, музыка һәм рәсем белән шөгыльләнә.

Гаиләне ныгытуда һәм балаларны тәрбияләүдә күрсәткән хезмәтләре өчен Альбина Корниловага Русия Президенты Указы белән "Герой-Ана" исеме бирелгән, күпбалалы әни шулай ук "Ана даны" медале белән бүләкләнгән.

Гаилә елы сайтында Корниловлар гаиләсе өчен тавыш бирү өчен, "Халык симпатиясе" онлайн тавыш бирү битенә керегез һәм "ВКонтакте" чат-бот күрсәтмәләрен үтәгез.

Онлайн тавыш бирү 31 июльгә кадәр дәвам итәчәк. Иң күп тавыш җыйган видео җиңүче булачак. "Ел гаиләсе" Бөтенрусия конкурсының 89 финалистларының берсе өчен бер тапкыр гына тавыш бирергә мөмкин.

"Ел гаиләсе" Бөтенрусия конкурсы - Русиядә Гаилә елының төп чараларының берсе. Аны Русиянең Хезмәт һәм социаль яклау министрлыгы, Авыр тормыш хәлендә булган балаларга ярдәм фонды һәм төбәкләрнең хакимият органнары оештыра. Ел саен конкурста 4 меңнән артык гаилә катнаша.

фото: "м-газета"

Автор:Резеда Галикәева
Читайте нас: