-4 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Гаилә учагы
16 июль , 17:00

Сабыйлар — тормыш мәгънәсе, әйтеп бетергесез шатлык

Балалы гаиләләргә ярдәм — Башкортстанда өстенлекле юнәлеш.  

Сабыйлар — тормыш мәгънәсе, әйтеп бетергесез шатлык
Сабыйлар — тормыш мәгънәсе, әйтеп бетергесез шатлык

2024 ел Русия Президенты Владимир Путин Указы буенча Гаилә елы дип игълан ителде. Карар гаиләләрне яклау һәм традицион гаилә кыйммәтләрен саклау өлкәсендәге сәясәтне популярлаштыру максатыннан кабул ителде.
Бу юнәлеш Башкортстанда өстенлекле булып тора. Балалы гаиләләр республикада халык санының артуын тәэмин итүдә мөһим роль уйный. Алар - тотрыклы һәм сәламәт җәмгыятьнең нигезе. Ныклы, тату гаиләдә җаваплы, тырыш һәм патриотик гражданнар булып үсүче балалар тәрбияләнә. Демографик хәлне яхшырту һәм балалар белән ата-аналар өчен уңайлы шартлар булдыру өчен республика гаилә институтына комплекслы ярдәм күрсәтү буенча сәясәт алып бара.

"Безне республикадагы демографик хәл бик борчый. Бу - иң авыр эшләрнең берсе. Беләсез, бездә туучылар саны кими. Ләкин бәлки, сезнең кебекләр ярдәмендә бездә хәл үзгәрер, дөньядан китүчеләр түгел, туучы кешеләр артыр. Күпбалалылык һәрвакыт Башкортстан территориясендә яшәүче күпсанлы халыкларның үзенчәлеге булган. Әйдәгез, бу традицияне бергәләп саклыйк," — дип билгеләде республика Башлыгы Радий Хәбиров.

Бүген яшь гаиләләр бала тууга җаваплы карый. Дәүләт мондый карашны хуплый һәм ярдәм чаралары тәкъдим итә. Һәр гаилә бала туганнан алып, ул балигъ булганчыга кадәр һәр этапта ярдәмгә өмет итә ала. Сүз төрле ташламалар һәм пособиеләр рәвешендә матди ярдәм күрсәтү, шулай ук мөһим хезмәтләр аша күрсәтелгән ярдәм турында бара.

Республика күпбалалы гаиләләр турында хәстәрлек күрә, уңайлы шартларда үсү мөмкинлеге бирә. Мәсәлән, төбәк дәрәҗәсендә 6 яшькә кадәр күпбалалы гаиләләрдәге сабыйларга бушлай дарулар бирелә, ә балалар бакчаларына аларны беренче чиратта кабул итәләр. Мәктәп укучылары өчен җәмәгать транспортында бушлай йөрү, туклану һәм форма каралган. Моннан тыш, мондый гаиләләргә торак һәм торак-коммуналь хезмәтләр өчен түләүгә ташламалар бирелә һәм торак шартларын яхшыртырга, шул исәптән җир участоклары алырга ярдәм итәләр.

Балалы гаиләләргә ярдәм итү чаралары зур һәм тату гаилә булдыру өчен мотивация булып хезмәт итә. Көчле социаль ярдәм тойган күп яшь гаиләләр балаларны карау һәм үстерүнең авыр булуы турындагы мифларны юкка чыгарды.

"Башкортстан Республикасы Хөкүмәте балаларыгызны уңайлы шартларда тәрбияләү өчен даими һәм эзлекле шартлар тудырачак, дип әйтәсем килә. Яңа яхшы мәктәпләр һәм балалар бакчалары җитәрлек булсын өчен. Балалар яхшы спорт һәм уен мәйданчыкларында уйный алсын өчен. Алар сәламәт, кызыклы кешеләр булып үссен өчен, безнең югары уку йортларына кереп, эш табып, үз гаиләләрен булдыра алсыннар өчен", — дип билгеләде Радий Хәбиров

Бәхет сере нәрсәдә?

Бакиевлар гаиләсен Кушнаренкорайонының Әхмәт авылында белмәгән һичкем юк. Үрнәкле, соклангыч гаилә алты балага гомер биргән. Өлкән кызлары инде үзләре әни булса, төпчекләре быел мәктәпкә генә төшә әле.
Җаны-тәне белән туган авылына гашыйк Эльвира мәктәпне тәмамлагач сатучы һөнәренә укып чыкса да, шәһәр кибетләренә эшкә юлланмый, үз авылындагы фермага савучы булып килә. Биредә ул Рөстәм белән таныша һәм яшьләр озак та үтми, чәчләрен чәчкә бәйләп, уртак тормыш башлый. 1996 ел була бу.

Төп йортка килен булып төшкән яшь хатын бер эштән дә курыкмый, өлкәннәргә ихтарамы, кечеләргә игътибары белән һәммәсен сөюен яулый. Рөстәм дә хатыны өчен өзелеп тора. Беренче сөю җимешләре Эльвинага дүрт яшь булганда аңа сеңелкәш — Гөлназны алып кайталар, бераздан Алсу дөньяга килә, аннары Йолдыз һәм Русалина. Биш йолдыздай биш кыз сөеп сөенгән гаиләгә алтынчыга Ходай тупырдап торган малай бүләк итә. Алмазны алып кайтканда Эльвирага 40 яшь була. 2015 елда ул “Ана даны” медаленә дә ия була.

—Бер дә курыкмадым күпбалалы булудан. Ирем дә каршы булмады. Алар бит — тормыш мәгънәсе, әйтеп бетергесез шатлык, — дип елмая Эльвира. — Ике зур кызым кияүдәләр инде. Өч оныгым да бар. Алсу — студентка, тәрбияче булырга тели. Йолдыз сигезенче сыйныфка бара, Русалина — алтынчыга. Алмаз беренче тапкыр мәктәпкә барачагын көтеп, тизрәк көз җитүен теләп йөри. Ходайга шөкер, балаларыбыз бик акыллы, бер-берсенә терәк булып үстеләр, матур уңышлары белән сөендереп торалар.

Эльвира белән Рөстәм Бакиевлар авылда чәмләнеп дөнья көтәләр. Бакча тутырып яшелчә-җимеш үстерәләр, терлек, кош-корт карыйлар. Кызганычка каршы, берничә ел элек Йолдыз каты авырып киткән, хәтта инвалидлык билгеләргә туры килгән. Эльвирага авыру баланы тәрбияләү өчен эштән китәргә туры килгән. Шулай да күңел төшенкелегенә бирелмәгән ул, киләчәккә якты өметләр белән, шөкер итеп яши.

—Дәүләттән социаль ярдәм алып, хәстәрлек тоеп яшибез, — ди ул. — Ана капиталын файдаланып, яңа зур, матур йорт бетереп киләбез. Дәүләттән адреслы социаль ярдәм алу да бик сөендерде. Ул акчага сыер алдык. Үзем үстергән кош-корт, сөт, йомырка сатып та өстәмә керем эшлим. Туганнар белән җылы аралашып, ярдәмләшеп, гөрләшеп яшибез. Балалар исән. Тагын ни кирәк? Бәхет менә шул инде ул.

Кешеләр мәнфәгате — игътибар үзәгендә

Башкортстан Идел буе федераль округы төбәкләре арасында күпбалалы гаиләләр саны буенча лидер булып тора. Соңгы ун елда республикада күп балалы гаиләләр саны 59 меңгә җитеп, 27,5 процентка арткан. Бу күрсәткеч буенча Башкортстан Идел буе федераль округында беренче һәм Русиядә җиденче урында тора.

"Балалы 230 меңнән артык гаилә төрле ташламалардан файдалана, ә бала тудыру һәм тәрбияләү буенча айлык пособие түләүгә без быел 25 миллиард сумнан артык акча юнәлттек," — диде Радий Хәбиров.

Муниципалитетлар дәрәҗәсендә гаиләләргә ярдәм итү дә өстенлекле бурыч булып кала. Республика төрле ярдәм чаралары турында гына хәстәрлек күреп калмыйча, бу чараларны гамәлгә ашыруның тиз һәм кәгазьләр белән артык йөгермичә башкарылуын да күзәтә.

"Русия Президенты Владимир Путин балалы гаиләләргә дәүләт ярдәме чараларын билгеләде һәм бу максатларга финанслау бүлеп бирде, – дип билгеләп үтте Радий Хәбиров. – Хәзер безнең бурыч — кешеләргә чираттагы белешмәләр юллап йөгермичә, баш авыртусыз гына бу түләүләрне оператив рәвештә алырга мөмкинлек бирерлек итеп эшләү. Бу нәкъ менә халык сораган нәрсә”.

Башкортстанның Гаилә, хезмәт һәм халыкны социаль яклау министрлыгы "Башинформ" мәгълүмат агентлыгы белән берлектә ата-аналарның барлык категорияләре өчен гамәлдәге дәүләт ярдәме чаралары турында санлы белешмәлек әзерләгән. Быел республикада балалы гаиләләргә ярдәм чаралары турында сылтама аша белергә мөмкин.

Автор:Ләйсән Якупова
Читайте нас: