+17 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Гаилә учагы
29 июль , 10:55

"Исерек айныймы ул?.."

"Мин гашыйк булдым".

"Исерек айныймы ул?.."
"Исерек айныймы ул?.."

"Биш ай элек концертта бер егет белән таныштым. Безнең уртак кызыксынуларыбыз күп булып чыкты - музыка, альпинизм, велоспорт. Телефоннан көн дә сагатьләр буе сөйләшә идек, ешрак очраша башладык. Мин аның дуслары белән таныштым, ул минекеләр белән дуслашты. Әмма без кемнеңдер туган көненә яки пикникка чыкканда, ул исерткеч эчемлекләр эчмәскә тырыша, һәрвакыт машинада килә иде. Ул шушы ягы белән җәлеп итте, өстәвенә, һәрвакыт, мине өйгә алып кайтып куя иде.
Моннан берничә көн элек ул минем белән җитди сөйләшергә теләвен әйтте.
Мин курыктым, бәлки, ул без аерылышырга тиеш, дип әйтергә телидер, яки өйләнгән кешедер. Әллә ниләр уйлап бетердем.
Аның белән сөйләшү ике сәгатькә якын барды, мин аны бүлмичә тыңлап утырдым. Ул ун ел дәвамында бик каты эчүен сөйләде, хәтта наркология хастаханәсендә дәваланган, кодировкаларга барган. Хәтта ни эшләргә белмичә, үз-үзенә кул салырга теләгән вакытлары да булган. Беренче тапкыр аноним алкоголиклар белән очрашуга барырга карар кылган, терапия узган, инде ике ел бер грамм да аракы эчкәне юк. Миңа карата шактый җитди мөнәсәбәттә булуын, шуңа күрә миннән берни яшерергә теләмәвен әйтте. Мин аны яратам, ләкин хәзер шигем бар. Бик куркам, яңадан эчә башламасмы? Әлегә без очрашабыз гына, ләкин әгәр дә өйләнешеп, балаларыбыз туса, киләчәктә аның алкоголизм белән бәйле чире кире кайтса?
Хәзер нишләргә дә белмим. Аңа өмет бирергәме. Әллә китәргәме?"

Социаль челтәрләрдәге хатларның берсе бу. Яшь кызга нинди киңәш бирәбез?

Автор:Гөлия Мөгаллимова
Читайте нас: