+24 °С
Яңгыр
VKOKTelegramMax
Гаилә учагы
1 август 2024, 04:22

Аерылышам дип уйламаган

Руслан Кираметдинов беренче гаиләсенә кагылышлы үкенечләрен яшерми.

Аерылышам дип уйламаганАерылышам дип уйламаган
Аерылышам дип уйламаган

Җырчы Руслан Кираметдинов «Идел» журналына биргән видеоәңгәмәдә элекке хатыны Илмира Нәгыймова белән аерылышырбыз дип уйламавы, аңа ышанып яшәве хакында әйтеп үткән.

- Гаилә корып яши башлагач, балалар да булгач, бөтен әйберне бергәләп эшлисең, бергәләп уйлыйсың. Әйе, кайвакыт фикерләр туры килми. Ләкин, минем уйлавымча, хатын-кыз барыбер сабыр итәргә тиеш. Булып чыкмый икән, соңрак булып чыгар. Ләкин кемгәдер мөрәҗәгать итеп, иреңнән читтә нидер эшләү була алмый.

- Бөтен серләрне уртага салып сөйләшә идек, дисең. Ә аерылашачагыгызны белдеңме соң син?

- Белмисең… Чөнки озак еллар бергә яшәгәч, балалар да булгач, син бер атнадан аерылышам дип уйламыйсың да. Кешегә ышанасың, андый әйбер булмас дип ышанасың. Ләкин тормыш шулай корылган, – дигән ул.

Тулырак: https://intertat.tatar/news/ruslan-kirametdinov-ozak-ellar-berga-yasagac-ber-atnadan-aeram-dip-uilamyisyn-da-5867599

Автор:Резида Валитова
Читайте нас