"Ирегез белән балагыз арасында сайларга туры килсә, кемне сайлар идегез? Барысы да "бала, әлбәттә" дияр. Ялгышасыз. Ирне сайлаганнар да бар. Моның нормаль хәл булуын еллар үткәч аңладым. Мин дә баламны сайлар идем. Ә безнең әни алай итмәде.
Әтием безне ташлаган көнне әле дә хәтерлим. Әни ул җыйган әйберләргә ябеште. Әти кулларын тартып алып, ишеккә киткәч, ишеккә аркылы басты. Әти аны этә башлагач, аның каршына тезләнде. Миңа 15 яшь, 7 яшьлек энем ярсып елый. Әти аякларын кочаклаган әнидән ычкына алмый чәбәләнә, психлана, сүгенә. Йөгереп барып, әнине көчләп тартып алдым аның юлыннан. Әни миннән ычкынып, аның артыннан тагын йөгерде. Ярый әти машинасына утырып китәргә өлгерде.
Моннан соң әни сөйләшмәс булды. Безне күрмәде дә кебек. Безнең белән кызыксынмады да. Көннән-көн ябыгып барган әнине больницага салдылар. Ике айдан ул үлде. Шат елмаеп йөргән хатын иренең икенче хатынга чыгып китүен күтәрә алмый, каты авырып үлде. Яман шеш, диделәр. Аннан алда бер дә авырмаган кеше иде ул. Күрәсең, нык стресс булып, рак күзәнәкләре активлашкандыр.
Мин зур булгач, боларның барысын аңлый идем һәм әнигә ачулана инем. Чөнки энемне әти үзенә алса да, ул кире кайтты. Мин училищеда укый идем. Энемнең үсмер чагы бигрәк проблемный булды. Эзләмәгән притон калмады. Хәзер армиядә, акыл утыртып кайтыр, дип ышанам инде. Әти алимент түләп торды. Тик безнең аралар салкынайды. Үзем әни булгач, гаепләр дә онытылды. Чыннан да, кемдер ирен нык ярата, кемдер - баласын. Моны берничек көчләп үзгәртеп булмый. Шулай да без - әниләр балалар өчен күбрәк җаваплы булып өйрәнгәнбез. Күпләр шулай, әмма ирләрен аның саен яратып, алар өчен үләргә әзерләре дә бар. Тормыш бит".
Бу җан өшеткеч хат тирән уйларга салды. Эх, үткәнне кайтарып булса икән...