Агросәнәгать секторын, кулланучылар базарын һәм хезмәтләрен анализлау һәм фаразлау бүлеге начальнигы Олеся Идрисова билгеләвенчә, районда балыкчылык белән шөгыльләнергә теләүчеләр байтак. Озакламый Инҗәр төбәгендә сазан балыгын үрчетү фермасы булдырылачак, әле документлар рәсмиләштерелә.
...Элек бу балыкны кыйммәтле һәм тәмле булганы өчен югары катлам кешеләренә генә табынга биргәннәр. Шуңа да аны "патшалар балыгы", диләр. "Озын өй" крестьян-фермер хуҗалыгы башлыгы Вадим Күчәрбаев балыкчылык хуҗалыгын оештырып җибәргән.
Район хакимиятендә үткән "Эшкуарлык сәгате"ндә катнашып, ул үз планнары белән уртаклаша һәм үзенчәлекле эшчәнлек җитәкчелек тарафыннан хуплау таба. Эшкуар Нокат төбәген сайлый. Балыкчылык юнәлешендә эшчәнлек алып баруга документларны рәсмиләштереп, озак вакытка 2 гектар җирне арендага ала һәм һичкайдан ярдәм өмет итми, үз көче белән участокны төзекләндерергә тотына.
Хуҗалыкның өч су яткылыгында проект буенча ике балык су каналы, буа-тондыргыч һәм су алу каналлары урнашкан. Махсус читлекләр белән аерылып уратып алынган өч бүлекнең берсенә 2 мең маймыч җибәрелгән. Киләсе елга бу балыкларның авырлыгы 1 килограммга җитәргә тиеш. Барысы да балыкларның яңа урынга берегеп яшәп китүенә, кышның нинди булуына һәм суның туңмавына бәйле.
- Әлбәттә, безнең төп максат - балык сатып баю түгел, ә экологик саф төбәктә пакъ суда яхшы кызыл балык үрчетү һәм беренче чиратта белоретлыларны, республикабызны тәмле балык белән тәэмин итү. Табигать кочагында зур булмаган заманча йортлар төзеп, ял базасы булдырырга да планлаштырабыз. Балык тотарга яратучылар, аның тәмен татып, ял итә алачак, - дип киләчәк планнары белән уртаклаша Вадим Венер улы.
Предприятие ныгытып эшләп китсә, бик күп эшче көч таләп ителәчәк. Гомумән, эшкуарның районда агро-туристлык юнәлеш буенча да планнары зур.
Фото: "Урал" гәзите