1 августта якташыбыз, шагыйрь Роберт Миңнуллинга 76 яшь тулган булыр иде.
Кызы Таңсылу хәзер аның социаль челтәрдәге сәхифәсен үзе алып бара. Якын кешесенең туган көнендә ул болай дип язган:
«Авылда чакта 3 төн рәттән төшкә керде әти. 3 төн рәттән кулдан җитәкләп йөртте мине. 3 төн рәттән әти кешенең кулдан җитәкләп йөртүе, бу дөньяда һич берни куркыныч түгеллегенең рәхәтен, тәмен искә төшердем.
35 ел гомеремне гел шул хис белән яшәдем мин. Соңгы 4 елда гына дөньяның асты өскә килеп бетте бит, ачуым бер килмәгәе!
Әти кулдан җитәкләп йөргән вакытлар төшкә керә шул хәзер. Бер борчусыз, җил-давылсыз, күзне камаштырырдай кояшлы чаклар иде ул. Хәтта яңгыры яуса да, сибәләп кенә китә торган җылы яңгыр иде, ә аннан соң, һичшиксез, салават күпере чыга иде!
Ә тормыш гел аллы-гөлле генә түгел икән бит, әти! Соңгы 4 елда суытты, еш өшеттерә башлады, яңгырдан соң салават күпере дә сирәк чыга хәзер. Шулай олыгаялар икән бу тормышта. Ниндидер зурлар гына чишә торган мәсьәләләрне чишәргә туры килә башлады кинәт. Белер-белмәс, курка-курка булса да чишәргә туры килә, кая барасың. Син: «Курыккан эш хәерле була ул, кызым», – дия торган идең. Мин ишетәм сине, әти. Мин ышанам сиңа, әти.
Ничек кенә булса да, алга атлыйбыз, әти. Ходайга шөкер дип, синең ышанычыңны акларга, кулдан килгәнне эшләргә тырышып, килмәгәненә – син калдырып киткән моңнан көч алып алга атлыйбыз.
Син «җырлаган җыр»ның сүзләре туып килә күңелемдә, әти».