+10 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Гаилә учагы
5 август , 11:07

"17 яшьлек улым өйләнергә тели..."

"Йөргән чәчбиенә - 21 яшь..."

"17 яшьлек улым өйләнергә тели..."
"17 яшьлек улым өйләнергә тели..."

"Улыма 17 яшь. Өйләнәм, ди. Йөргән чәчбиенә - 21 яшь. Авылдан килеп, безнең шәһәрдә колледжда укып йөргәндә танышканнар. Улым беренче курсны тәмамлады. Беркайчан да талашканыбыз юк иде. Хәзер өйдә көн дә гауга. Картәнисеннән калган фатирга чыгып китте. Тегесен шунда илтеп куйган.

Ул кызның колледжда йөрмәгән кешесе калаган. Минем улым моңа кадәр бер кыз белән дә йөрмәде. Укуыңны тәмамла, диплом ал, армиягә барып кайт, аннары өйләнерсең, дибез. Тыңламый. Ул кыз синең армиядән кайтканыңны көтмәячәк, кулдан-кулга йөриячәк, дигән идек, бөтенләй чыгып китте. Әтисе дә акылга утыртып карады, ярдәм итмәде. Инде нишләргә?"

Ул тәрбияләүче әниләр, чыннан да, мондый хәлдә еш кала. Нишләргә соң?

Автор:Гөлия Мөгаллимова
Читайте нас: