Ятимнәр анкетасын Башкортстанның Гаилә, хезмәт һәм халыкны социаль яклау министрлыгы бастырып чыгарды.
Иң өлкәне - 14 яшьлек Ксения. Ул юрист булырга хыяллана. Кече сеңлесен һәм энеләрен карый. Аны акыллы һәм игътибарлы кыз диләр.
Тагын бер кыз - алты яшьлек Вероника. Ул балалар бакчасына йөри. Олы апасы белән бергә җырларга ярата, шулай ук пазллар җыя.
Аларның дүрт ир туганы бар - 12 яшьлек Леонид, 11 яшьлек Дмитрий, 10 яшьлек Ян һәм җиде яшьлек Александр. Малайлар шатланып спорт белән шөгыльләнә — футбол түгәрәгенә йөриләр. Алар эшләргә, тәртип урнаштырырга һәм мөстәкыйль булырга ярата.
Русия законнары нигезендә бертуган балаларны аерырга ярамый. Тулырак мәгълүматны (347) 218 03 62 номеры буенча алырга мөмкин.