+12 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Гаилә учагы
6 август , 10:10

Гөлназ Асаева иренә сюрприз ясаган

Җиденче ел рәттән бу көнне Вилданга хатыны үзенең мәхәббәтен раслый. Бу нинди көн?

Гөлназ Асаева иренә сюрприз ясаган
Гөлназ Асаева иренә сюрприз ясаган
Гөлназ Асаева  белән ире Вилдан Шәмсетдиновның бу көннәрдә Мисырда ялда. Юлламаны иргә хатыны бүләк иткән.
 
«Ничек сиңа сюрприз, Илдарыч?, - дип яза Гөлназ социаль челтәрдә. -Без идеаль гаилә түгел, бәхетле мизгелләребез күп, сиңа түзеп булмаган чаклар да юк түгел. (Шулай ук миңа да). Әмма без бер-беребезне үлеп яратабыз. Бу юлны бергәләп узарбыз дип ышанам. Һәрвакыттагыча позитивта булып, тормыштан барысын да алып яшәвеңне, бәхетле булуыңны телим.

Инде 7нче ел рәттән синең туган көнеңне чын бәйрәмгә әверелдерергә тырышам. Бу юлы да килеп чыкты дип уйлыйм. 28нче туган көнеңне син беркайчан да онытмассың. Туган көнең белән, Вилдан Илдарович.»

Мәхәббәтле пар Хургада шәһәрендәге кунакханәдә ял итә. Җырчылар гаиләсе Вилданның туган көнен каһвә белән генә бәйрәм иткән.

«Динә туганнан соң Вилдан алкогольле эчемлекләрдән баш тартты. Коры закон бездә, һәрвакыттагыча», – дип, каһвәле стаканнарын күрсәткән бәхетле хатын.
 
Фото: Гөлназ Асаеваның шәхси архивыннан. 


Автор:Резида Валитова
Читайте нас: