+12 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Гаилә учагы
8 август , 17:50

Бертуктамый елый...

Алия Карачурина улы Алим белән кыенлыклар турында сөйли.

Бертуктамый елый...
Бертуктамый елый...

Нәни Төхвәтуллин әнисеннән башка бер минут та торалмый, еларга тотына икән. Алиягә баланы бөтен җиргә үзе белән йөртергә, уңайсыз урыннарда да имезергә туры килә икән.

«Бүген маникюрга бардым. Монда мин Айгөлгә видео яздырам, бала елый башласа, мине карарга килегез, янәсе.

Ә берничә минуттан Айгөл Алимның бертуктамый елавын әйтеп шалтырата. Нәтиҗәдә, миңа баланы маникюр ясаган вакытта имезергә туры килде. Үпкәләп, бик каты елады. Ул миңа шул кадәр бәйле», – дигән ул.

Бер язылучысы Алиягә Алим янына үзенең киемен куеп калдырырга киңәш иткән.

«Чыннан да файдасы булды. Инде 1,5 сәгать йоклый. Бала тынычрак булсын дип, кырыена футболкамны куеп караган идем», – дигән Алия.

Күзләре кара була инде егетнең.

Фото: Алия Карачуринаның шәхси архивыннан.

Автор:Резида Валитова
Читайте нас: