+20 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Гаилә учагы
8 август 2024, 05:08

"Ирем белән шулай сөйләштек: аның читтә баласы тумаска тиеш"

Язмышмы бу?

"Ирем белән шулай сөйләштек: аның читтә баласы тумаска тиеш""Ирем белән шулай сөйләштек: аның читтә баласы тумаска тиеш"
"Ирем белән шулай сөйләштек: аның читтә баласы тумаска тиеш"

"Интернетта бер ир белән таныштык. Мин күптән ялгыз. Иремнән аерылганга биш ел. Ирем өйләнде, балага алимент түли, киендерә. Минем дә сөйгәнем булырга тиеш бит. Тик башкача кияүгә чыгасым килми. Шуңа Интернет аша таныша башладым. Берсе нык ошады. Шуның белән мөнәсәбәтләр башланды. Бездән 100 км читтә яши, атнасына бер килә. Бик ияләштем аңа. Хәзер аңа кияүгә чыгарга да ризамын. Үзенә дә бу турында әйттем. Әмма ул юкка чыкты. Һәрвакыт "недоступен". Дусты аша гына таптым. "Үзең гаепле, танышканда кияүгә чыгасым килми дигән идең, хәзер башка төрле сөйлисең. Минем хатыным бар. Хәтта икәү", - диде.

Мин шок хәлендә калдым. Белешә башладым. Чыннан да ике хатыны бар. Бер хатынының телефонын табып, шалтыраттым. Аның исе дә китми, не ты первая, йөри-йөри дә безгә кайта ул. Әмма безнең арада бер шарт бар: башкача хатын алмаячак, башкача читтә баласы тумаячак. Шуңа күрә..." - диде дә мине еракка җибәрде.

Миңа нык кыен. Аны кайтарасым килә. Яраттым аны нык итеп. Ә ул хатынына шалтыраткан өчен мине кара исемлеккә куйды. Ни эшләргә икән?"

Хат авторына бер генә киңәш биреп була. Әмма ул аңа колак салмас төсле...

Автор:Гөлия Мөгаллимова
Читайте нас