"Ирем читтә эшли башлагач нык үзгәрде. Тәүдә барысы да яхшы иде. Ичмасам, кредитлардан котылдык. Ике катлы өй төзибез. Ирем кредит аласым килми, шуңа читкә китәм, диде. Минем җибәрәсем килми иде. Чөнки балалар читтә укый. Малларыбыз бар. Үзем эшлим. Иртәрәк кайтып китәрлек, йә соңлап барырлык эш түгел. Ике ел эчендә бик арыдым. Ярый сыер саву кыен түгел. Сарык йонын алу, аларны җәйгелеккә башка урынга ябу - үзе бер бәла. Аннан зур бакчада эшлисе. Нык арыйм. Ирем хәзер кайта да ярдәмләшми. Печәнне дә үзем сөйләшәм. Хәзер ирем үзенә бер бүлмәле фатир алам, ди. Миңа кайвакыт ял кирәк, кайткан чакта берүзем дә яшәп алачакмын, ди. Ни эшләргә дә белмим".
Хат авторына нинди киңәш бирәбез.