+17 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Гаилә учагы
27 август , 13:14

"Иремнең сөяркәсе матур..."

"Булдыксыз хатын мин".

"Иремнең сөяркәсе матур..."
"Иремнең сөяркәсе матур..."

"Башымны катырма", - дип тагын чыгып китте. 21 ел яшәгән ирем. Барлык гомеремне шуңа бирдем! Хәзер безнең яллар шулай уза. Төн җитсә, яшь егет кебек матурланып чыгып китә. Тәүдә машинаны матур итеп юа, аннары мин яккан мунчага кереп чыга. Дезодорантлар сиптереп чыгып китә.

Кемгә барганын да беләм. Йөри ирем, гашыйк булдым, ди. Үзеңне кара, ишеккә дә сыймыйсың бит, ди. Әйе, аның йөргән хатыны сылу, яшь күренә. Ә мин тәмле пешерәм, өйне чиста тотам, ике баламны үстердем. Өй чиста булса, һәрчак тәмле ашлар исе чыкса, гаилә матур була, дип уйладым. Чөнки үзем шулай үстем. Барлык тормышым юкка чыга, ә мин аның сөяркәсен барып әрләргә дә куркам. Булдыксыз мин!"

Сездә дә бу хатыннан "Ни өчен үз-үзеңне шулкадәр яратмыйсың?" дип сорау теләге тудымы?

Автор:Гөлия Мөгаллимова
Читайте нас: