+12 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Гаилә учагы
10 сентябрь , 15:24

"Үлгән иремны оныта алмадым"

"Кинәт миңа кемнеңдер сукканын сиздем. Бераздан тагын бер тапкыр суктылар. Күземне ачсам, мин зиратта иремнең кабере янында".

"Үлгән иремны оныта алмадым"
"Үлгән иремны оныта алмадым"

"Минем белән бу хәл ирем үлгәннән соң булды. Ул минем туган көнемдә үлде. Ул көнне миңа 66 яшь тулды. 48 ел бергә гомер иттек. Бер-беребез өчен үлеп тордык. Алтын туебыз турында хыялландык. Мин аны бик нык яраттым һәм әле дә яратам. Кырыгына кадәр үземне кая куярга белмәдем. Еладым. Яныма беркемне дә китермәдем. Кырыгы буласы көнне ул минем төшемә керде. Ул үләсе көнне кигән киемнәреннән иде. Мине тынычландыра, үлсәм дә сине ташламаячакмын ди. Мин әйтәм: син бит үлдең димен. Ә ул: мин башкалар өчен үлдем, ә синең өчен мин мәңгегә исән булачакмын ди. Шулай диде дә мине кочаклап, үбеп алды. Шулай ул көн саен минем төшкә керә башлады. Мин белмим ничек аңлатырга да. Но иртән уянганда мин ирем белән назланып йоклаган кебек уяна башладым. Йокларга ятканда ишекне бикләп, тәрәзәләрне ябып ятам. Ә иртән алар ачык була. Берсендә төшемдә елмаеп әйтә: бүген син миңа кунакка барасың, җыен әйдә, ди. Җыенып киттек. Барабыз ниндидер юлдан, як-якта бушлык. Һәм ниндидер фатирда пәйда булдык. Зур фатир, элекке кыйммәтле мебельләр тора. Ирем миңа өстәл әзерләргә кушты. Анда тәрәзә янында кәрзин белән алмалар тора иде мин шуларны өстәлгә ташый башладым. Кинәт миңа кемнеңдер сукканын сиздем. Бераздан тагын бер тапкыр суктылар. Күземне ачсам, мин зиратта иремнең кабере янында. Инде таң атып килә. Ә минем янда ниндидер ир-ат басып тора. Ул зират каравылчысы булып чыкты. Ул миннән ник син бер кабердән икенче кабергә таш ташыйсың ди. Мин үзем дә шок хәлендә. Берни аңламыйм. Йөгердем өйгә. Юлда элекке бер танышым Катерина очрады. Мине күргәч, ул шаккаткан. Чөнки мин яланаяк, ночнушкадан гына идем. Ул миңа өеңә кайткач беркая чыкма, мине көт, диде. Төштән соң ул керде. Мин аңа бу көннәрдә күргән төшләремне, үлгән ирем белән назланганнарымны сөйләдем. Ул мине үзенә кунарга алып китте. Сиңа өеңдә кунарга ярамый, диде. Минем кайтасым килде. Ул мине кайтармады. Минем ачуым чыкты. Качып булса да кайтасы килде. Ләкин ул мине өеннән чыгармады. Өч көн шулай үтте. Өч көннән кызым килеп мине үзләренә башка шәһәргә алып китте. Без киткәч, икенче көнне Катеринаның үлгән хәбәре килде. Мин үземне гаепле итеп сизәм. Мин үземне кулга алмаганлыктан өемә җен ияләштердем, ә ул мине бу бәладән коткарып, вакытсыз җан бирде".

Автор:Гөлия Мөгаллимова
Читайте нас: