Чакмагыш районы суд приставлары алимент түләмәүче 1982 елгы Владислав Сәмигуллинны эзләүгә игълан иткән. Имәнлекул авылында туып-үскән ирнең 2015 елгы баласына миллион сумнан артык бурычы бар. Суд приставларының төбәк хезмәтендә хәбәр итүләренчә, вөҗдансыз атага карата мәҗбүри чараларның бөтен комплексы кулланылган, шул исәптән ул Русия чикләреннән чыгу хокукында чикләнгән.
Якынча фаразлар буенча, бурычлы кеше Уфада яшеренеп ята, рәсми булмаган рәвештә эшкә урнашкан, эш урынын яшерә.
"Сәмигуллин суд приставлары хезмәтенә килмәү, озак вакыт качып йөрү һәм соңгы билгеле теркәлгән урыны буенча яшәмәве сәбәпле, Русия ГУФССП башлангычы буенча ул башкарма эзләүгә игълан ителгән. Аның кайда булуы турында нинди дә булса белешмәләргә ия булганнарның барысына да Русия Федераль суд приставлары федераль хезмәтенең Башкортстан буенча дежур бүлегенә телефоннар аша хәбәр итүләрен сорыйбыз: 8 (34796) 3-22-81, 8 (347) 273-56-40», — дип, гражданнарга мөрәҗәгать итәләр ведомствода.