+12 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Гаилә учагы
17 сентябрь , 13:38

"Иремне күрәсем дә килми..."

"Моңа ул үзе гаепле".

"Иремне күрәсем дә килми..."
"Иремне күрәсем дә килми..."

"Ирем ике ел Себердә эшли. Мин аның читкә эшкә йөрүенә каршы идем. Мине, ике баласын елатып чыгып китте. Ярый, шулай яшәп киттек. Эш хакын күп итеп ала, дип әйтмәс идем. Мондагыдан 50-60 меңгә күбрәктер. Әмма ул акчаны монда да эшләп булыр иде, алай булса, гаиләсе янында да булыр иде.

Тик бер ел үткәч, мин аның читтә йөргәненә өйрәндем. Ул бер ай өйдә булганда чак түзәм. Тизрәк китсен иде, дим. Суындым мин аңа. Ул булмаганда тыныч яшәвемне сагынам. Иремнең ничек ашавы, йоклавы, мин яткан диванга барып ятуына кадәр ошамый.

Иремнең, әллә монда гына эшләргә кайтырга инде, дигәнен ишетеп, "дерт" итеп киттем. "Юк, кайтма, монда яхшы эш юк бит", - дигәнемне сизми дә калдым. Ирем миндә шикләнә башлады. Эшкә китә дә туктаусыз шалтырата башлый. Әмма минем читләргә түгел, үземнең иргә дә карыйсым килми. Һәм моңа ирем үзе гаепле".

Хат авторына нинди киңәш бирер идегез?

Автор:Гөлия Мөгаллимова
Читайте нас: