"Нигә сез хәзерге кызларны киләчәктә "принц" көтә, дип үстерәсез ул? Матурлык куып, көзге каршында бай егет көтеп утыралар бит!
Туганымның кызларына карыйм да исем китә, кыйныйсым килә, тик әти-әнисе сүз әйттерми. Алар бакчада бәрәңге ала, ә 14 һәм 16 яшьлек кызлары өйдә утыра. "Ник ярдәм итмисез?" - дисәм, берсе: "У меня маникюр", - ди. Килен, мәктәптә хәзер программа авыр, ял итсеннәр, ди. Я укыйлар, я шул телефонга текәләп, тик яталар.
Килен: "Минем кебек бакча үстереп җәфаланмаслар, бай егеткә кияүгә чыгарлар да шәһәрдә яшәрләр" - ди. Әһә, көтеп тора, ди, аларны бай кияүләр! Бармакка бармак сукмаган кызлар кемгә кирәк? Көзге каршында утырган курчаклар кемгә кәрәк?
"Бозмагыз балаларыгызның киләчәген!" - дигән бер апа социаль челтәрләрдә.
Сез ничек уйлыйсыз?