+15 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Гаилә учагы
20 сентябрь , 12:38

"Ирләр хатыннарның алар өчен сугышканын ярата"

"Ике туган абыем һаман "бурный" тормыш алып бара".

"Ирләр хатыннарның алар өчен сугышканын ярата"
"Ирләр хатыннарның алар өчен сугышканын ярата"

"Минен ике туган абыйдан көләргә дә, еларга да белмәссең. 50не үтсә дә һаман "бурный" тормыш алып бара. Карап торуга бәләкәй генә, "рыжий" ир кемгә ошарга мөмкин, дип уйлыйм. Йөргән кызларын санап бетерерлек түгел. Җиңги түзеп яши. Җитеш тормышта яши үзләре, абый акча эшли белә.

Берсе белән ныклап йөреп киткән абый. Моңа кадәр аерылырга уйламаса, бу юлы эш шуңа бара иде. Җиңги дә моңа әзер булмады. Теге хатын белән абыйны барып тоткан. Абыйның әтигә сөйләгәннәрен ишетеп, көлеп үлә яздым.

"Вәт минем бичә шәп икән ул. Икебезне дә җилтерәтте генә, үтерә язды. Җитмәсә, теге хатынга: "30 ел яшәгән иремне сиңа бирер, дип уйлыйсыңмы?" - дип тибеп җибәрде", - дип горурланып сөйли.

Әни: "Ирләр шулай ул. Хатыннарның алар өчен сугышканын ярата", - ди.

Әлегә абый тынып тора. Тагын күпме түзәр".

Мондый гаиләне саклау кемгә кирәк, дигән уй килде әлеге язманы укыгач.

Автор:Гөлия Мөгаллимова
Читайте нас: