+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Гаилә учагы
23 сентябрь 2024, 07:22

"Гашыйк булдым!"

"Кемгә, дисезме? Хезмәттәшемә..."

"Хезмәттәшемә гашыйк булдым!""Хезмәттәшемә гашыйк булдым!"
"Хезмәттәшемә гашыйк булдым!"

"Эштәге бер ир-егеткә гашыйк булдым. Һәр яңа көн - минем өчен сынау. Аның белән дә, аннан башка да булмый. Ул өйләнгән. Менә шул мине андый-мондый гамәлдән тыя да инде. Дөрес, эштә уен-көлке белән төрлесен сөйләшәбез, ләкин аннан ары кергән юк.

Башка егет белән аралашып карадым, тик ярдәм итмәде. Психологка да бардым, аның да файдасын күрмәдем. Күрәзәчегә барсам гына инде. Ләкин куркам. Башка бәла алырмын дип куркам...

Ә бер тапкыр ул хатынының бала таба алмавын сөйләде. Мин аңа чын күңелдән бәхет телим. Әгәр кайчан да булса хатыныннан аерылса, мин аңа кыз яисә малай алып кайтыр идем... Мондый хәлдә калучылар бар микән? Үтә торган халәтме бу?"

Яшь кызга нинди киңәш бирер идегез? Бәлки, чыннан да, бәхетен сынап караргадыр?

Автор:Гөлия Мөгаллимова
Читайте нас