+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Гаилә учагы
24 сентябрь 2024, 08:20

Балалы гаиләләрне көтеп калалар

Башкортстан Күпфункцияле үзәгенең 23 офисында балалы гаиләләр өчен консультацияләр һәм күргәзмәләр узачак.

Балалы гаиләләрне көтеп калаларБалалы гаиләләрне көтеп калалар
Балалы гаиләләрне көтеп калалар
26 сентябрьдә Гаилә елы кысаларында Башкортстан КФҮ офисларында балалы гаиләләр өчен чаралар узачак.

Чаралар кысаларында:

- балалы гаиләләргә хезмәт күрсәтү буенча консультацияләр, психолог һәм республика халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәге белгечләре консультацияләре;

- Русия юристлары ассоциациясенең Башкортстан бүлеге әгъзалары консультацияләре;

- Уфа шәһәренең яшьләр мәшгульлеге үзәгеннән үсмерләр һәм студентлар өчен вакансияләр;

- балалар һәм үсмерләр өчен ял оештыру күргәзмәсе;

- аниматорлар һәм бүләкләр өләшү!

Төп чаралар Новомостовая урамы, 8 адресы буенча 15:00дән 18:00гә кадәр узачак.


Автор:Резеда Галикәева
Читайте нас