Кичә Уфада яшь ярымлык кыз әти-әнисен борчылырга мәҗбүр иткән. Кызыксынучан нәни кыз, әнисе балконда керләр элгән вакытта, ишекне эчтән бикләп куйган.
"Тәрәзәдән кызының хәйләкәр-шат йөзен күргәч, ишекнең очраклы гына ябылмавын аңлаган әни кеше. Хатын-кызга ярдәмгә Уфа УГЗ эзләү-коткару отряды хезмәткәрләре килгән. Аларны өенә кайтып та, фатирга керә алмаган гаилә башлыгы чакырткан. Фатир ишеге дә эчтән бикләнгән булган", — дип хәбәр итә шәһәрнең гражданнар яклавы идарәсе матбугат хезмәте.
Коткаручылар баскыч һәм альпинист кирәк-яраклары ярдәмендә өченче катта урнашкан балконга менеп, ишекне ачкан. Бәхеткә, кыз белән бер ни дә булмаган.