+10 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Гаилә учагы
27 сентябрь , 11:15

"Ник сеңлемне урладың?"

"Аны бәхетле итә алмагач..."

"Ник сеңлемне урладың?"
"Ник сеңлемне урладың?"

"Минем сеңлем бар, ул миннән ике яшкә кечерәк. Мин армиядә вакытта егете урлап алып киткән (миңа калса, ике як килешүе буенча). Инде 30 елдан артык яшиләр!

Сеңлемнең тәненнән күгәрү бетми, ире кыйный. Башта аны бианасы, биатасы да тилмертеп яшәтте. Алар инде олыгаеп үлде. Балаларны мәктәпкә дә үзе эшләп киендерә иде! Сеңлем диндә. Алай да ире һаман кыйный. Мин инде сеңлемә: "Кил, миндә яшәрсең, теләмәсәң - фатир арендалап торырсың. Үзем түләрмен", - дим. Ул авылда, һаман терлек асрый.

Сеңлемне бәхетле итәсем килә, әмма булмый. Ире шундый усал, энем аны (сеңелкәшне) бер алып та кайткан иде, кияү машинасын яндырды! Мин өч ел элек алып киткән идем, ишекне яндырды, электропроводларны кисеп китте. Инде үзебез дә яшь кешеләр түгел. Сеңлемә һаман ничек ярдәм итәргә икәнен белмим. Аноним куегыз, зинһар".

Их, туганны кыерсытсалар кыен шул. Нинди киңәш бирер идегез бу абыйга?

Автор:Гөлия Мөгаллимова
Читайте нас: