+6 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Гаилә учагы
29 сентябрь , 06:40

"Ике тапкыр ДНК ясаттык.."

Фидан Гафаровның читтә туган кызын хатыны ничек кабул иткән?

"Ике тапкыр ДНК ясаттык.."
"Ике тапкыр ДНК ясаттык.."

Бу хакта Фидан Сафа улы хәләле, мәрхүмә Фәридә апа турында сөйләгәндә телгә алган.

- Йөрәгемдә сагыш та бар, Фәридәмне сагынам. Бик акыллы ханым иде. Гомере буена мине яратып, хөрмәт итеп, иҗатыма ярдәм итеп яшәде. Ахирәтләре мине еш кына тегенең белән йөри, моның менән очраша, дип сөйләгәндә дә сер бирмәде. “Фидан күренекле артист, аны хатыннар, кызлар да яратмаса ни була инде, мин аны барыбер яратам",– дип кенә әйтә иде. Күңелемдә әле дә башкаларга урын юк, ул гомерем азагына кадәр йөрәгемдә. Ә көндәлек тормыш элеккечә давам итә. Мин позитив дулкында, дусларым күп, аралашам. Көн саен җәяү йөрим, инде 20 елга якын исерткеч эчемлек кулланмйым. Балаларымны үлеп яратам, оныкларым- күңел дәвасы. Азамат улым минем белән бер театрда эшли. Икенче гаиләсе, 3 кызы, бер улы бар. Азамат Самира сеңлесе өчен өзелеп тора, ярата. Аңа 14 яшь, 9нчы сыйныфта укый.

Читтә туачаҡ балам турында белгәч, иң беренче Фәридә апагызга кайтып әйттем. Үз каным икәненә шикләнмәдем, ә менә Фәридәнең ышанасы килеп ике тапкыр ДНК ясаттыҡ. Ул да Самираны яратты. Без җәй буе Уфага йөреп эшләдек, ул Самира белән өйдә кала иде. Самира белән әнисенә әле дә ярдәм итәм. Жуковода ике катлы коттеджда яшиләр. Яхшы мәктәптә укый: илтеп куям, барып алам. Кабаттан тормыш корырга теләмәвемнең сәбәбе - кемгәдер яраклашасым килми. Эчке табигәтем шулай. Мине үзгәртеп булмый. Фәридә кебек акыллы хатын җир йөзендә башкача юк ул - дигән халык артисты.

Автор:Резида Валитова
Читайте нас: