+11 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Гаилә учагы
4 октябрь , 18:56

"Иремнең читтә баласы барлыгын белдем"

"Сиңа кадәр булган мөнәсәббәтләргә кысылма", ди.

"Иремнең читтә баласы барлыгын белдем"
"Иремнең читтә баласы барлыгын белдем"

"Ирем белән биш ел яшәгәч, читтә баласы барлыгын белдем. Үзе әйтмәде. Әлеге хатын белән миңа кадәр очрашып йөргән, ул йөкле булганда ташлашканнар. "Ни өчен әйтмәдең?" - дисәм, "Ул бала минеке түгел. Сиңа кадәр булган мөнәсәббәтләргә кысылма", - ди.

Безнең улыбызга 4 яшь. Хәзер ул шул малай белән уйный. Минем җаным көя. Җитмәсә, күрше хатыны: "Кара әле ничек охшашлар, бертуганнар диярсең!" - дип әйтте. Моның турында бөтенесе хәбәрдар, мин генә белмәгәнмен, барысы да миннән көләдер кебек тоела...

Ул хатын безгә якын гына яши. Әллә ирем һаман аңа барып йөриме икән? Нишлим хәзер? Гаиләмне бик яратам..."

Бу хат авторына нинди киңәш бирер идегез?

Автор:Гөлия Мөгаллимова
Читайте нас: