"Зинһар! Аноним!!!
Кияүгә чыкканда, әгәр миңа хыянәт итсәң, тормаячакмын синең белән, дигән идем. Тик алай булмады... Ирем белән 15 ел яшибез, балабыз бар.
Көннәрнең берсендә ул үзеннән 7-8 яшькә өлкәнрәк хатынга китте. Киткәндә мине гаепле итеп калдырды. Бик авыр булды миңа, тынычландыра торган дарулар белән генә яшәдем. Киемнәрен тотып бәрсәм дә, алып китмәде. Бергә алган квартир дип, ачкычны да бирмәде.
Теге хатынның номерын табып, аңа шалтыраттым, " Юньле хатыннан ир китми" дип кенә кычкырды. Шуннан төрле сәбәпләр табып ир минем янга килә башлады. Сине генә яратам, янәсе. Шулай итеп, иремнең сөяркәсенә әйләндем. Теге хатынга шалтыратып, берни дә әйтмәдем.
Шулай бер ай ике арада йөри торгач, ир кире минем янга кайтты. Теге хатын артыннан килде, мин сине яратам, кире кайт, дип. Минем белән сөйләште, нәрсәгә сиңа ул ир, миңа кире кайтсын, ди. Менә шунда нинди " начар" хатын икәнемне, аннан миңа вакыт-вакыт килеп йөргәнен әйттем.
Бер айлап аерым бүлмәләрдә йоклаганнан соң гафу иттем мин аны. Инде бу хәлгә ике ел узып китте. Күңелдә бер төер кебек утырып калса да, телефонын тикшермим, теге хатын турында әйтмим. Булган, беткән.
Үзе дә хәзер һәр адымын миңа әйтеп тора. Мине бүтән рәнҗеткәне юк. Алга таба да шулай булсын..."
Ә сез бу хатынга нәрсә дип әйтер идегез?