"Иң якын, яраткан кешемне югалттым. Җирләргә дә бара алмадым, чөнки ярамый иде. Читтән генә карап калдым. Еларга да хакым юк. Кешеләр киткәч, каберенә барырмын, дидем...
Күпләр мине гаепләр, әмма соңлап очрашканга без гаеплемени? Балалар үссен ике яктан да, дип көттек. Беркемгә дә авырлык китерәсебез килмәде. Үзебез генә авырлыкларга түзгәнбез икән. Шулай булырын белсәм, берничә ел элек аңа ябышып чыгар идем. Кеше ни әйтер, дип тә тормас идем. Бәлки, ул исән дә булыр иде.
Ул сызланып, шулай өзгәләнеп яшәде. Ничек арытаба яшәргә?"
Алдан ни буласын белсәк, күпләребез башкача яшәр иде, мөгаен...