-9 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Гаилә учагы
9 октябрь , 15:56

"Алты баламны да өйдә таптым..."

Бу көннәрдә әлеге фото бик күп матбугат чараларын әйләнде. Тарихы нинди?

"Алты баламны да өйдә таптым..."
"Алты баламны да өйдә таптым..."

Яратабыз шушы фотосын Салаватның... Тормышта вакыт-вакыт һәрберебезгә ниндидер битлек кияргә туры килә, асылдагысын бик күрсәтеп бармаска тырышырга кирәк чаклар була. Артистларга - бигрәк тә. Ә бу фотода җырчы сәхнә йолдызы да, профессор да, спортчы да, тагын әллә кемнәр дә түгел, биредә ул - инәсенең малае гына.

"Алты бала әнисе мин, алтысын да өемдә таптым. Салаватның кендек әбисе Разыя исемле апа иде, ул хәзер мәрхүмә. Өйдә тапкач, нинди авырлык белән туганнарын да белмим. Әмма Салаватның эре икәне хәтердә калган, буе да озын гына иде. Салават – өченче балам. Ике абыйсы булгач, өченчегә инде кыз булыр дип көткән идем. Әмма малай туганына бер дә үкенмим. Салаватым – иң зур терәгем, юанычым.

Кызганычка каршы, бүген алты баламның өчесе генә исән, өчесе — гүр иясе. Балалар белән мәңгегә хушлашу җиңелдән булмады. Салават шалтыратып хәлемне белешә, вакыты була калса – кайтып керә. Күчтәнәчен төяп алып кайта, акчасын мул итеп калдыра. “Инәй, тамак ачты, ашарга пешердеңме?” – дип кайтып керә ул. Бәрәңге ризыкларын бик ярата, шуны пешерәм. Шулпа салам, шәңгә куям… Балаларым белән бик горурланам. Улым Рәфил дә бик булган, кызым Инзилә дә! Олы улымның баласы Айдар Фәтхетдинов та - сәхнәдә танылган шәхес. Аның белән дә бик горурланам.

Интегеп яшәүләрем – артта, яшьлектә калды. Көн буе көтү көтә идем, ә төн буе алты балама ашарга эзләдем. Салават әле дә булса: “Инәй, ничек син берүзең безне алтыбызны аякка бастырдың?” – дип шакката инде. Хәзер йортым да шәһәрдәгечә: газы бар, суы кергән. Салават шаккатмалы мунча салып бирде. Дөньям – шәп, Аллаһыга шөкер", – дигән иде ул заманында журналист Зоя Солошинага.

Була бит олыгайганчы әниләренең кул җылысын тоя алган бәхетле кешеләр. Алар киткәч, ул җылы йөрәккә күчә. Әниләр үлгәч тә безнең белән, сабырлык бирсен калганнарга!

Автор:Резида Валитова
Читайте нас: