...Бүген дә иртәнге дүрттә уянды ул. Кичтән уйланган эшләрне барлап чыкты да, иренең юрганын җайлап куеп, торып басты. Исәнме яңа көн, барлык өметләрне акла, яме...
Иң беренче эш итеп мичкә ягып җибәрде, коедан су алып керде. Иртәнге чәйгә кичәгесен өнәми ул. Ә менә кичә пешергәнне бүгенгә иртәнге аш итеп бирергә ярата. Аны җылытканда өйгә хуш ис тарала, әнкәй күз алдына килә, ул да иртәнгә аш җылытты микән... Тәк! Бу хакта без соңрак уйларбыз! Мичтән — җылы, казаннан хуш ис таралды, әнә Мараты да торып килә. Аның иңенә сөлге салды да, аш бүләргә тотынды. Бүген район үзәгенә барасы бар дигән иде, яңарак костюмын бирәсе булыр.
Сәгать алты тулды, Баймак районының “Ирәндек” совхозы директоры Марат Кирәев үзе әйтмешли “тамагы тук, өсте бөтен” булып, ишек алдына килеп басты, хатыны тагын бер күздән кичергәч, аңа ягымлы карашын ташлап, юлга кузгалды. Ә Тәлигасының эш көне арытаба дәвам итте – малларны карыйсы, сыер савасы, сөтен урнаштырасы, өч баласын уятып, мәктәпкә әзерлисе, үзенең дә, кичә тикшерелгән бер кочак дәфтәрләрен күтәреп, мәктәпкә ашыгасы бар...
“Маратыңнан кала күрмә, ишетсен колагың!”
Марат Сөләйман улы 1939 елда Чакмагыш районының Аблай авылында яшь укытучылар гаиләсендә беренче сөю җимеше булып дөньяга килә. Зур планнар, ак өметләр белән яшәгән гаиләнең язмышы Бөек Ватан сугышы башланган көнне тамырдан үзгәрә, әтисен фронтка алгач, ул әнисе белән генә кала. Аның чаршау артына яшеренеп кенә елап алганын, хат ташучыны өй алдына ук чыгып көтеп торганын күреп, малай да бик иртә үзен гаилә тоткасы итеп күрә башлый, 3-4 яшьтән үк әнисенең ярдәмчесе булырга тырыша.
Ә беркөнне һич көтмәгәндә аның әтисе кайтып төшә! Тик никтер ул бик кыенлык белән генә атлый, авыр сөйләшә, янында ике апа да бар. Баксаң, кызылармияче Сөләйман Кирәев фронтта каты яралана, госпитальдә бераз аякка баса башлагач, аны ике шәфкать туташы өенә кадәр озатып килә. Әмма күрешү шатлыгы озакка бармый, 1944 елда ул алган яралардан мәрхүм була. Тиздән малайны аның әнисе Миңҗиһан апа үзе белән Чишмә районының Сафар авылына алып китә, күп тә үтми, әнисе башка кешегә кияүгә чыга. Шулай итеп, малайның әти-әниле балачагы тәмамлана.
Сафарда аны нәнәсе, әтисенең апасы Зөһрә бик кадерләп каршы ала, аңа күркәм тәрбия биреп, заманына күрә белемле, алдынгы карашлы итеп үстерәләр. Тугызынчы сыйныфта ул күптән гашыйк булып йөргән Тәлиганы кинога чакыра, шул көннән аларның тугыз елга сузылачак егет-кыз чоры башлана.
Марат Уфада һөнәрчелек училищесында укыганда да, Германиядә хезмәт иткәндә дә дәвам итә ул. Аннан кайткач, Пермь авыл хуҗалыгы институтына укырга юллама ала. Бу вакытта Тәлигасы Уфада тегүче һөнәрен үзләштереп, “Мир” тегү фабрикасында бик уңышлы эшләп йөри. Башкаланың Совет районы лидерларының берсе була, рәсеме Министрлар Советының мактау тактасыннан төшми. Кыскасы, аны биредә бик уңышлы тормыш көтә. Ә Марат үзе белән Пермьгә чакыра, бер белмәгән җиргә, туган түгел, бер таныш та булмаган шәһәргә. Нишләргә? Барысын да апасының әйткән сүзләре хәл итә: “Инде тугыз ел йөргән егетеңне мәхрүм итәсеңмени? Маратыңнан кала күрмә, ишетсен колагың!” Тәлига шулай итә дә.
Бай якка киттек, Баймакка!
Тормышларының Пермь чоры да мавыктыргыч, җимешле була яшьләрнең. Биредә Тәлига тегү фабрикасына эшкә урнаша, аңа авыр тормыш хәлендә калган кызлардан оешкан цехны ышанып тапшыралар, ул аларны һөнәргә дә, тормыш сабакларына да өйрәтә. Үзе дә югары уку йортына укырга керә. Шул арада тәүге кызлары туа.
1967 елда галим-агроном һәм икътисадчы дипломы алган яшь белгеч Марат Кирәевны, Башкорт АССРы Авыл хуҗалыгы министрлыгы юлламасы белән Баймак районында яңа төзелгән “Ирәндек” совхозына баш икътисадчы итеп җибәрәләр. Соңрак “Кукурузник” самолетында яшь баласын кочаклап Тәлигасы да килеп төшә.
Бу урында яңа гына төзелә башлаган совхозның ул чактагы торышын күз алдына китерү авыр түгелдер. Еллар үткәч, даны бөтен республикага таралачак “Ирәндек” совхозының әле идарәсе, авылның фельдшерлык пункты, кибете, башлангыч мәктәбе бер йортка сыйган чоры. Кечкенә бер бүлмәдә яшь гаиләгә дә урын табыла.
Марат Сөләйман улын башта совхоз директоры урынбасары, күп тә үтми, аның директоры итеп үрләтәләр. Чакмагышта туган татар егетен биредә яшәүче башкортлар, урыслар, казахлар үз итә, дүрт бүлекчә урнашкан 14 авылда яшәүче халык аңа зур өметләр баглый.
Яшь җитәкче аларны аклый да! Ул башта үзе янына көчле белгечләр туплый. Марат Кирәев җитәкчелек иткәндә “Ирәндек” совхозына караучы авылларга су үткәрелә, эшчеләр өчен йортлар салына, мәктәп, кибетләр, көнкүреш хезмәте күрсәтү йорты, складлар, ветеринария үзәге, фермалар, терлекчелек комплексы, техника станциясе төзелә, югары продуктлы сарыклар, “башкорт” токымлы атлар үрчетелә, кымыз ясау, бал җитештерү арта... Бишьеллык планын һәрвакыт алдан үтәп, районда беренчеләрдән булып хисап тотучы совхоз директорының абруе зур була, билгеле. Моннан тыш, аның янына һәрвакыт спортка, мәдәнияткә, заман яңалыкларына омтылучы яшьләр туплана. Тәлига да алар арасында була, бу елларда ул абыйсы яшәгән Казан шәһәрендә читтән торып педагогия институтын тәмамлый, дистә еллар дәвамында урыс теле һәм әдәбияты дәресләрен укыта.
Аннары аларны “Баймак” совхозына күчерәләр, ул да яңа гына аякка басып килгән хуҗалык була. Анда да юллар, күперләр салына, клуб, урта мәктәп, картлар йорты, сарыкчылык комплексы, көнкүреш хезмәте күрсәтү үзәге, кымыз, бал җитештерү, токымлы атлар үрчетү... Санап бетерерлекме соң?!
Шул ук вакытта гаилә һәр ике урында да үзенә йорт сала, бакча утырта, балалар үстерә, болар белән күбрәк Тәлига Хөсриял кызы идарә итә, билгеле. Мәктәптәге дәресләр, дәресләрдән тыш чаралар, агитация эшләре, авыл клубында чыгышлар белән бергә... Шулай 25 ел гомер уза.
Сагынам, дуслар, илкәйне...
Ире янында хатын да үзен бу төбәккә кирәкле кеше итеп тоя. Тик... Их, шул сагынуны! Марат туган якларны, якыннарны сагынганда Зөһрә апасын алып килә дә ул, Тәлиганың туганнары тугыз бит! Аларның һәрберсе кадерле, исәннәре белән күрешеп, вафат булганнарының каберенә кайтып тезләнәсе, урман уртасындагы 28 генә йортлык туган авылы Яшекәйнең башка беркайда булмаган саф һавасын сулыйсы килә аның. Бик килә...
Үзе бик “чыгымчылап” бармаса да, сизеп, белеп тора инде аның бу халәтен ире. Беркөнне Мараты, аны, өч баласын утыртып, Баймакка барырга дип юлга чыга. Бераз баргач, машинасын туктата да: “Нәрсә, Тәлигам, кайтабызмы?” – ди. Хатыны нигә яңадан авылга борылырга кирәк икән дип, аптырашта кала. “Юк, өйгә түгел, туган якка кайтабызмы?” – ди ире. Кайтмый буламы соң инде?! Күп тә үтми, “Баймак” совхозы директоры, үзе урынына иң яхшы белгечен тәгаенләп, гаиләсе белән Уфа районының Зубово авылына юллана. Шулай итеп, Кирәевлар тормышының “Баймак чоры” тәмамлана.
Уфа районында Марат Сөләйман улын “Сельхозтехника” берләшмәсенә җитәкче итеп куялар, Тәлига Хөсриял кызы Чесноковка урта мәктәбендә хезмәт юлын дәвам итә. Алар авылдан җир ала, анда җылытыла торган ике вагон куя һәм бөтен туганнарын, якыннарын чакырып, икесенең дә 50 яшьлек алтын юбилейларын гөрләтә. Күп тә узмый, алар яшәгән һәр яңа урындагы кебек, янә йорт салына, бакча утыртыла, тормыш шулай дәвам итә.
Кирәевларның ике кызы, бер улы – Лилия, Радик һәм Эльвира Уфа авиация институтын тәмамлый, һәрберсе хезмәт урынында уңышларга ирешә. Аларның инде җиде оныгы, дүрт туруны да буй җиткергән. Барысы да уңышлы, иҗади фикер йөртүче, спорт сөюче заман яшьләре.
“Почет билгесе” ордены кавалеры, “Баймак районы алдында күрсәткән хезмәтләре өчен” билгесе, бик күп Мактау кәгазьләре иясе Марат Сөләйман улы һәм Башкортстанның мәгариф отличнигы Тәлига Хөсриял кызы бүген Зубоводагы болын кадәр матур йортта, үзләре үстергән бакчага хозурланып, якыннары белән аралашып, матур итеп гомер кичерә. Быел аларның бергә тормыш корып яши башлауларына – 60 ел, һәм 85 яшьлек юбилейлары!
– Яраткан гәзитебез аша чирек гасыр гомеребезне багышлаган Баймак халкына, хезмәттәшләргә, укучыларга, дусларга сәлам юллап, безнең таяныч, ышанычлы юлдаш булганнары өчен рәхмәтләребезне җиткерәбез, Илебез имин булсын, дәүләтне яшәткән авылларыбыз югалмасын, үссен, чәчәк атсын, – ди ветераннар.
Резида ВӘЛИТОВА.