-9 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Гаилә учагы
18 октябрь , 13:15

Алтыннан коелган мәхәббәт

Уфада Ленин районы ЗАГС бүлегендә 50 ел бергә яшәгән юбилярларны котладылар.

Алтыннан коелган мәхәббәт
Алтыннан коелган мәхәббәт
Тантананың төп катнашучылары - алтын туйларын билгеләүче парлар. Наталья һәм Борис Комаровлар, Рәмзия һәм Фәнис Янгировлар, Татьяна һәм Александр Шабалиннар, Җәүһәрия һәм Дамир Хановлар, Ирина һәм Сергей Чуйкиннар быел никахлашуларының 50 еллык юбилеен билгеләп үткән.

Юбилярлар үзләренең уртак гомер юлында булган вакыйгалар белән уртаклашты, авырлыкларны җиңүләрен һәм уңышларга сөенүләрен искә төшерде. Күңелле минутларны уртаклашырга, рәхмәт һәм ихтирам сүзләрен белдерергә балалары һәм оныклары килгән иде.

Бәйрәм кысаларында юбилярларга Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров исеменнән истәлекле бүләкләр һәм котлау адреслары тапшырылды. Әдеһәм Искужин исемендәге 9нчы балалар музыка мәктәбе укытучыларының чыгышы бәйрәмне күңелгә ятышлы һәм онытылмаслык итте.

 

Автор:Резеда Галикәева
Читайте нас: