-9 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Гаилә учагы
23 октябрь , 16:55

Гүзәл сигезенчесен алып кайткан

Ә Руслан унга җиткерергә хыяллана.

Гүзәл сигезенчесен алып кайткан
Гүзәл сигезенчесен алып кайткан

Уфада яшәүче Гүзәл Гомәрова сигезенче тапкыр әни булган. Яңа туган кызга карт нәнәсенең исемен кушканнар - Гакидә.

Гүзәлнең барлык сигез баласы да, үзе кебек үк, Уфаның 8нче бала тудыру йортында дөньяга килгән. Табибларның һөнәри осталыгы нәтиҗәсендә сабый сау-сәламәт, 3980 граммлы һәм 55 сантиметрлы булып туган.

Гаиләдә хәзер өч малай һәм биш кыз үсә, иң өлкәненә - 15 яшь.

Балаларның бәхетле әтисе Руслан 10 бала турында хыяллануын яшерми. Сабыйлар әтиле-әниле, пар канатлы булып үссен, сәламәт булсын!

Автор:Резида Валитова
Читайте нас: