+4 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Гаилә учагы
25 октябрь , 22:40

“Җиде бала үстек әткәй белән...”

Әлшәй районының Сарай авылында яшәүче Риф Бәзгытдинов аларны берүзе тәрбияләп үстергән.

“Җиде бала үстек әткәй белән...”
“Җиде бала үстек әткәй белән...”
“Гаилә елы”нда Риф Рәшит улының язмышы турында язмау гаделсезлек булыр иде дип исәплим. Аның белән очрашу төрле сәбәпләр аркасында кичектереп киленде. Башта ул үзе: “Балаларым барысы бергә җыелганда килсәгез, яхшырак булыр иде”, — дисә, башка вакытта үземнең кичектергесез эшләрем чыгып торды.
Һәм менә, ниһаять, көндәлек мәшәкатьләрне читкә куеп, юлга чыктык. Сарай авылында Риф абый яшәгән йортны табу бер дә кыен булмады. Авылга кергәндә булачак мәкаләм героеның кайда яшәвен сорарга беренче өй янына туктадык. Уртача буйлы, какча гәүдәле ир урам капкасыннан бер көтү каз-үрдәкләрен буага чыгара иде. Нинди йомыш белән килүебезне әйткәч, ул алчак елмайды да: “Сез эзләгән Риф мин булам инде”, — диде.
Аллы-гөлле чәчәкләргә төренеп утырган авыл өенә керәбез. Яңгырлы көн булуга карамастан, болдырның аскы басмасына кадәр чиста итеп юылганлыгына, аяк киемнәренең парлап тезелгәнлегенә игътибар итми мөмкин түгел иде.
Йорт эчендә дә тәртип, пөхтәлек. Бу йортта уңган кеше яшәве әллә каян күренеп тора. Безне Риф абыйның кызлары Филия белән Резида каршы алды. Алар балалары белән ялга кайткан икән.


Шушы җирдән, шушы туфрактан без

– Мин шушы Сарай авылында туып-үстем. Без гаиләдә өч бала идек. Әтием – тимерче, ә әнием колхозның бер эшеннән дә тартынып тормады, кайда кушсалар, шунда эшләде. “Өйдә утырып кына дөнья көтеп булмый. Тормышта күп нәрсәгә ирешү өчен тырышлык кирәк”, – дип бик еш кабатлый иде әтием.
Авыл җирендә шулай инде, иртән тору белән эш башлана: малларны ашатырга, сыерны саварга, көтүгә куарга... Кул арасына керә башлагач, без дә ярдәм иттек. Утырып торырга да вакыт булмаган чаклар бар иде, әти-әни көн буе колхоз эшендә, арып кайталар. Ничек ярдәм итмисең инде?! Туган авылымда сигез сыйныфны тәмамладым, ә урта белемне Турунтаиш урта мәктәбендә алдым. 1977 елда Уфадагы 6 санлы һөнәри училищеда төзүче-ташчы һөнәрен үзләш­тердем, хезмәт юлымны “Башнефтезаводстрой” берләшмәсендә ташчы булып башладым.
1978-80 елларда Казахстан Республикасында, Байконурда ракета гаскәрләрендә армия хезмәтен үттем. Авыл җирендә үскәч, хезмәт итү авыр булмады. Гади солдаттан сержант дәрәҗәсенә җиттем. Отделение командиры булдым.
Әти-әнигә рәхмәт, туган җиргә, эшкә мәхәббәт тәрбияләделәр. Авылда үскәч, авыл үзенә тартты, тракторчы һөнәрен үзләштереп, авылга кайттым, – дип, кыскача үзе белән таныштырды Риф абый.

Һәр гаиләнең үз тарихы

Безнең якларда, төшемле культура буларак, шикәр чөгендере күпләп үстерелә. Ул вакытта аны эшкәртү өчен кул хезмәте таләп ителә иде. Язгы утауга авыл халкы гына түгел, укучылар, студентлар, сәнәгать эшчәннәре дә җәлеп ителде. Шафран фабрикасыннан да бер төркем кызлар Сарай авылына җибәрелә. Яңа гына армия сафларыннан кайткан Риф күрше йортта урнашкан кызларның берсенә игътибар итә. Танышып-сөйләшеп китәләр. Шул вакытта ук инде Риф Зәмиләнең хатыны һәм туачак балаларының әнисе булачагын аңлый. Берничә ай очрашып йөргәннән соң, 1980 елның декабрендә өйлә­нешәләр, төп йортта әти-әнисе белән яши башлыйлар. Риф, тракторчылар әзерләү курсын тәмамлап, туган авылына эшкә кайта.
Җиде балага гомер бүләк итә алар: ике ул, биш кыз. Тормыш җиңел бирелми: илдә үзгәртеп корулар башлана, кибетләрдә күпчелек товар талонга кала, эш хакы да тоткарланып бирелә. Бер йортта 12 кеше сыенып яшиләр: әти-әнисе, картәнисе, үзләре 9 җан. Ул вакытта авыл кешесенә үз хуҗа­лыгы ярдәм итә. Юкка гына: “Сыерың булса, ачтан үлмисең”, – димәгәннәр бит. Җиң сызганып эшләргә туры килә: колхоз эшенә дә, йорт эшләренә дә өлгерергә, балаларны да тәрбияләргә... “Әниебез көн саен икмәк сала, токмач кисә иде. Ничек өлгергәндер?..” – дип хәтерли балалары.
Гөрләшеп, тату яшиләр. Кече яшьтән балаларында да хезмәткә сөю тәрбиялиләр: һәр бала үзе белеп кулыннан килгәнчә йорт эшләрен башкара. Тормыш шулай үз җаена барыр да барыр кебек. Тик... Соңгы арада үзен начаррак тоя башласа да, Зәмилә табибка күренергә ашыкмый. Бердән, арыганлыкка сылтанса, икенчедән, “балалар” дип дәваханәгә бармый. Бу – авыл хатын-кызларына гына хас үзенчәлек. Тора-бара хәле кискенләшә бара Зәмиләнең. Табибларга күренергә ниятли. Һәм... коточкыч диагноз: яман шеш, соңгы стадия... Бу вакытта Зәмиләнең башында кайнаган уйларны язып кына аңлатып бирү кыен. Җанның әкренләп үлеп баруын тоюдан да, шушы коточкыч диагноз куелып, үзеңнең соңгы сәгатеңне көтеп узган көннәрдән дә зуррак газап бармы икән?! Башта тик бер сорау: “Ни өчен? Ни өчен мин?” Моны үз башыннан үткәннәр генә аңлый.
– Менә шулай, кайгы-шатлыкларыбызны уртак бүлешеп, һәр яңа көнебезне бергә каршылап, озын-озак еллар исәнлектә-саулыкта кулга-кул тотынышып балалар, оныклар үстереп яшәрбез, дип уйлаган идек тә бит, булмады. Тормышның үз кануннары, язмышның әче җилләре шулайрак исте. 2000 елның 16 февралендә Зәмиләм безне мәңгелеккә ташлап китте, – дип авыр көрсенде Риф абый.

Сынмаска, сыгылмаска...

Бөтен дөньяның астын өскә әйләндергән кайгы, Риф абыйның йөрәген урталай ярып, бөтен якты өметләрен челпәрәмә китерә. Ходайдан авыр кайгыны җиңеп чыгарга сабырлык сорап, балаларны аякка бас­тырырга барлык көчен салырга карар итә. Болай да янган йөрәккә ут өстәп: “Карый алмассың, балаларыңны детдомга бир”, – диючеләр күп була. Хәтта туганнар арасында да мондый “киңәш” бирүчеләр табыла. “Юк, бирмим! Балаларыма гомер бирүче – мин, чит-ятлар кулына бирмим. Үзем тәрбия­лим!” – дип, катгый җавап бирә ул.
– Баштарак өйгә кайтып керүе авыр иде: өйгә кайтам, ә Зәмиләм юк. Барлык юанычым – балалар. Хатыным уңган, алтын куллы булды, бакчада да, хуҗалыкта да, балаларны да карап өлгерә иде ... – ди ул, яшьле күзләрен читкә төбәп.
Балаларга игътибар күбрәк бирер өчен ир эштән китәргә мәҗбүр була. Шулай да рәсми урнашмый гына өстәмә эшләр башкара. Балаларның өсләре бөтен, тамаклары тук булсын, дип тырыша ул. Хуҗалыктагы мал-туар мәшәкатьләре дә караңгыга кадәр сузыла, балаларны ашатырга, юындырырга да кирәк. Малларны киметеп булмый. Гаиләнең төп кереме шуларга бәйле. Сөт-каймак, ите дә үзләренеке. Артыгын сатып кулакча хәстәрли, балаларның өс-башларына алырга, мәктәпкә дә әзерләргә кирәк. Малайлар белән җиңелрәк тә кебек, кыз баланың чәчен дә үрергә, хатын-кыз “серләрен” дә аңлатырга кирәк. Төрле чаклар булгандыр: язмыш мине ни өчен бу кадәр сыный икән, дип төшенкелеккә бирелсә, балаларын уйлап, үзен кулга алып, югалту кайгысы баскан йөрәген учларына кысып, тормышны дәвам итәргә яңа көч туплый ала ул.
Тәртипле, акыллы, бер-берсенә терәк булып үсә балалар. Мәктәпне яхшы билгеләргә тәмамлыйлар. Әйткәндәй, укытучылардан Риф абый балалары турында шелтә сүзләре ишетми. Балалар, күңелләренә ошаган һөнәр сайлап, төрле уку йортларында белем ала. Бүген инде алар һәркайсы гаиләле. Аякларында ныклы басып торалар. Өлкән уллары Наил Шафран авылындагы һөнәрчелек училище­сының ветеринария бүлеген тәмам­лый. Бүген ул Түбән Кама шәһәрендә яши, үзенең шәхси эшен ачкан. Рәфилә Уфада бухгалтерлар әзерләү колледжында белем ала. Әлеге көндә гаиләсе белән Уфада яши, “Планета” кибете директоры вазыйфасын башкара. Резида, нефть химиясе колледжын тәмам­лап, лаборант-аналитик һөнәрен үзләштерә, башкалабызның төзелеш оешмала­рының берсендә эшли. Алсу төзелеш колледжының архитектура бүлегендә һөнәри белем ала. Бүген Уфада яши. Игезәк кызлар Филия белән Гөлия Бәләбәй шәһәрендә медколледж тәмамлыйлар. Икесе дә Түбән Камада төпләнгән. Иң кече уллары Илнур, нефть химиясе колледжын тәмамлап, Түбән Камадагы нефть-химия заводында эшли. Ун оныгы да картәтиебез дип өзелеп тора.
– Балаларыбыз, башка җирдә ял итү мөмкинлеге булса да, монда, әтиебез янына кайтырга ашкынып тора. Һәр каникулларын Сарай авылында картәтиләре янында үткәрәләр, – ди кызлары Резида.
Әлеге көндә дә Риф абый бакча тутырып җиләк-җимешен, яшелчәсен үстерә, мал-туарын карый, ихата тутырып каз-үрдәкләре йөри.
Гомер үтә... Кайгыларны шатлыкларга төреп, көн артыннан көннәр уза. Чәчләренә чал төшә башлаган, әмма рух көчен югалтмаган ирнең беренче һәм гомерлек мәхәббәтен күңеленнән алып ташлый алмаячагын аңладым. Минем бу кешенең бәхетле икәненә иманым камил. Бер тапкыр бәхет кошын үз куллары белән тотып, тормышның ачы җилләренә сынмыйча, сыгылмыйча, язмыш тарафыннан бирелгән шушы бәхетен күп тапкырлар арттырган гына ул.

Сүз ахырында

Быел декабрьдә Риф Рәшит улы 65 яшьлек юбилеен билгеләячәк. Сарай авылына кергәндә үк нур чәчеп торучы бу йортка барлык балалары, килен-кияүләре, оныклары да җыела­чак. Балаларының әтиләренә булган чиксез мәхәббәтләреннән, җылы сүзләреннән бу йорт тагын да яктырып китәр. Күпләргә үрнәк булган олы йөрәкле Риф абыйга озын гомер, сәламәтлек телик.

Гүзәлия ГЫЙЗЗӘТУЛЛИНА,
Русия һәм Башкортстан
Журналистлар берлекләре әгъзасы.

 

“Җиде бала үстек әткәй белән...”
“Җиде бала үстек әткәй белән...”
“Җиде бала үстек әткәй белән...”
Автор:Эльвира Ямалетдинова
Читайте нас: