+11 °С
Облачно
VKOKTelegramMax
Гаилә учагы
29 Октября 2024, 04:55

Ришат Алиягә миллион кызыл роза бүләк иткәнме?

Миллион булмаса да, бик күп инде!

Кызларга чәчәк бүләк итү оятмы?Кызларга чәчәк бүләк итү оятмы?
Кызларга чәчәк бүләк итү оятмы?

Ришат Төхвәтуллин Алиясенә исәпсез-сансыз кызыл розлар бүләк иткән. Сторислардан күренүенчә, ир хатыны кайтканчы йокы бүлмәсен чәчәкләргә күмгән.

Алиянең авызы озак кына ябылмыйча тора, ул аны учы белән капларга мәҗбүр.

«Ришат, шаккатырдың», – дип яза социаль челтәрләрдә Алия.

Шунысы куанычлы, язылучылар арасында "Акчасын суга салган", " Бу чәчәкләр сулгач чыгарып ташларга кыен булыр инде", "Шушы заманда акчасын башка максатта тотса ни була", диючеләр юк!

«Чынлап торып гашыйк ир-ат кына эшли ала моны», «Миллион роза бардыр монда», «Ришат чын ир-ат икән», – дип язалар аларга.

Язмада: "Кызларга чәчәк бүләк итү оятмы? Ничек инде оят?! Кызларга чәчәк бүләк итмәү оят!" - дигән сүзләр яңгырый.

Автор:Резида Валитова
Читайте нас