+2 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Гаилә учагы
18 ноябрь , 14:38

Баланы иргә алыштырып буламы?

"Бер баламны алып, икенчесен калдырып китәргә туры киләчәк".

Баланы иргә алыштырып буламы?
Баланы иргә алыштырып буламы?

"Ирем белән аерылышырга булдык. Бергә унөч ел яшәдек. Мин аерылырга гариза бирергә булдым. Чөнки арабызга барысы да кысыла. Аның туганнары, дуслары, хәтта күшеләр да. Түзеп тик ятар идем яшәп, әмма мин яраткан кешемне очраттым. Без кайчандыр очраша идек, тик кеше сүзенә ышанып, ташлаштык.

Ирем белән ул һәм кыз тәрбиялибез. Яраткан кешем: "Улыңны иреңә калдыр, кызыңны үстерербез", - ди. Улыма - 12, кызыма 7 яшь. "Малайлар барыбер атасына якын була, шуңа шулай итәргә кирәк", - ди.

Ул үз янына чакыра. Ул яшәгән җир - бездән 500 километр. Мин улымны еш күрә алмаячакмын. Сөеклем белән дә яшисем килә. Улымны да алай калдыра алмыйм. Тик бала үсәр дә китәр, аннары бөтенләй ялгыз калсам, дип тә уйлыйм".

Фото:  bashinform.ru

Автор:Гөлия Мөгаллимова
Читайте нас: