+1 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Гаилә учагы
18 ноябрь , 13:45

"Әтиемне күралмас чиккә җиттем"

"Ирем белән бер сөйләшүен ишеттек аның".

"Әтиемне күралмас чиккә җиттем"
"Әтиемне күралмас чиккә җиттем"

Мин әтиемне күралмыйм. Кемдер мине хәзер сүгәр, аңламас, ул бит синең әтиең, дияр. Әмма...
Украинада махсус хәрби операция башлануны ишеткәннән соң һәм анда җибәрергә ир-егетләрне җыя башлаганнан алып, әтигә повестка килгәнен көтәм. Ул заманында хәрби операцияләрдә катнашкан, өлкән сержант булган. Яше дә әле олы түгел. Шуңа да аны да алып китәрләр дигән өметем сүнми. Чөнки авылга кайткан саен аны күрү минем өчен бик авыр.


Ә сәбәбе мондыйрак. Мин әтинең әнигә хыянәт итүен белдем. Узган ел әти авырып, хастаханәгә эләкте. Анда унар көн дәваланганнан соң, өйгә кайтардылар. Җәй айлары иде. Мал-туар күп, бакча зур. Мин башта - тиешле ялымны, аннан соң үз хисабыма ял алып, әти-әнигә ярдәм итәргә кайтып киттем. Ирем ачык, киң күңелле кеше минем. Әти-әни дигәндә үлеп тора. Шуңа ул да аларга ярдәм итүемә каршы булмады. Яллар җитүгә безнең янга кайтып йөрде.
Берсендә шулай мунча кергәннән соң ирем белән бераз һава суларга дип өй алдына чыгып утырдык. Бу хакта берәү дә белмәде. Барысы да безне мунчада дип уйлый. Әти ишегалдына чыкты да, кем беләндер урысча сөйләшә. Бик йомшак, назлы гына аралаша. Сөйләме тулысынча аңлашылып бетмәсә дә, ир кеше белән аралашмавы аңлашылды. Без тын гына аның сөйләшкәнен тыңлап утырдык, үзенә сиздермәдек.


Бер-ике көннән әтине смс-язышканда тоттым. Кичке уннар иде. Без барыбыз да залда телевизор карыйбыз. Ул икенче бүлмәдә яткан. Аш бүлмәсенә су эчәргә дип чыккан идем. Әти яткан бүлмәнең ишеге ачык. Карыйм, әти кемгәдер нидер язып маташа. Күрмәмешкә салыштым.
Икенче көнне абыйга шалтыраттым. Абый погонлы кеше минем, органнарда эшли. Шуңа да әтинең телефонына кемнәрдән нинди хәбәр килүен ачыклау кыенлык тудырмады. Дөресен генә әйткәндә, абый элегрәк тә, әтинең кемедер бар, ахры, әнинең бигрәк нервасын ашый дигәне булгалады. Ә абый ачыклаган мәгълүматлардан соң күзләр маңгайга менде. Баксаң, әти күрше чуваш авылындагы хатын белән инде менә ике еллап чуала икән.
Әлбәттә, без бу хакта әнигә әйтмәдек. Болай да йөрәге авырта. Әтигә дә сиздергән юк. Бу хакта белгәннән бирле абый әти янына кайтмас булды. Әнине генә үзләренә кунакка алып китә дә, берәр атнадан кайтарып куя. Кунарга да калмый. Ә мин әни хакына дип кайтам. Әмма әтине күрмәс өчен, ул өйдә булса, өйгә кермичә урамда эшләп йөрим. Урамга чыкса, өйгә кереп китәм. Нишләргә дә белгән юк...

Фото: bashinform.ru

Автор:Гөлия Мөгаллимова
Читайте нас: