"Ирем бик акыллы, әйбәт. Балалар минем өчен өзелеп тора. Тормыш коруыбызга 30 ел булды.
Һәркемнең тормышында авыр хәлләр була. Минем ирем дә мошенниклардан алданды. Мин аңа бер сүз дә әйтмәдем. Алданучы бер ул гына түгел. Тик ирем моны авыр кичерде. Бөтен эшкә тотына хәзер. Ерак җирләргә "таксовать" итә башлады. Йокламый эшли дияргэ була. Сәламәтлеге дә бик яхшы түгел. "Үзеңне уйламасаң, утырткан пассажирлар турында уйла", - дигәнгә үпкәләп чыгып китте бүген. Ял итеп тә тормады. Бик борчылам аның өчен".
Кызганычка каршы, мошенниклардан зыян күрүчеләр саны көннән-көн арта. Акчасыз калу - бер хәл, моны бит кичерә белергә дә кирәк. Әлеге хат авторына нинди киңәш бирәбез?
Фото: bashinform.ru