"Хатынның әнисе турында языйм әле. Урыны оҗмахта булсын инде. Но бик әшәке иде, бөтен әйбергә кысыла, кермәгән тишеге юк иде. Ә менә хатын минем, киресенсә, бик ягымлы, ачык күңелле, әйбәт. Әнисенең шундый характерын белә торып та аңа беркайчан киресен әйтмәде. Ә анасы, кызының шундый характерыннан файдаланып, гел кызына мине яманлады.
"Каян таптың син аны, мондый ир белән торганчы......" и китә иде тезеп сүзләрен. Башта мин түздем инде. Аңа ярарга тырыштым. Аннан соң каным катты уже аңа. Нәрсә эшләсәң дә ярамады. Квартирда ремонт башлагач, кысылып теңкәгә тиде. Синең кулларың тиешле урыннан үсмәгән, ди. Гаиләне Кырымга алып бардым. Анда да, хәерче тәре, кешеләр әнә Европа буенча йөриләр, син Кырымнан ерак китә алмыйсың, диде.
Дуслар белән пиво эчеп кайтсам, алкаш булдым. Хатынның дус кызлары килгәч, мактап берәр сүз әйтеп куйсам берсенә, бабник булдым. Кыскасы, менә шулайрак теща белән яшәргә туры килде. Ну иң яратмаганым рульдә барганда машина йөртергә өйрәтеп кысылып утыруы иде. 75 яшенә җитеп, руль артына утырганы булса иде аның! Кая чабасың, нигә өстерәлеп барасың, ясалып бетмәгән нәрсә - ни генә әйтми иде инде.
Ике ел элек үлде. Күмдек тещаны. Тормыш дәвам итә. Нервыда уйнаучы калмады. Но менә үлгәч әле 40 көне узмаган иде, анда да бер хәл кылып алды бит.
Ял көне иде. Иртүк торып дачага киттем. Юллар буш, машиналар күп түгел, бераз тизлекне өстәдем. Менә шунда арткы сиденьедан таныш тавышны ишетәм: "Дурак, кая очасың син! Бу дөньядан туйдыңмы әллә? Улсәң бәрелеп, оныгыңа кем булышыр?.." Мин инде, тещага кычкырмаска тырышып, үземне кулда тотып барам. Ә үзем әле уйлап куйдым: нинди онык турында сөйли бу дип. Малайга 13 яшь, кыз институтта өченче курста гына укый, әле иртәрәк кияүгә чыгарга, дим.
Короче, тизлекне киметмичә барам. Тещаның ачуын кабартып. "Әкренрәк бар дим мин сиңа!" дип җилкәмә китереп сукмасынмы бу! Мин инде түзмәдем, аңа акырырга тотындым: "Телеңне кысып утыр, зиңһар, алайса точно бәреләчәкбез!" - дим. Тегеңә акырып эчемне бушатып бетергәч кенә тещаның инде 3 атна кабердә ятканы мозгамга китереп сукмасынмы!
Машинаны туктатып, курка-курка арткы сиденьега борылып карасам, юк беркем дә. Нәрсә булды бу, башка сыймаслык хәл бит. Дачага әкрен генә тизлек белән барып җиттем. Кайтканда да шулай. Өйгә кайтып кергәч, хатын агарынган йөзе белән мине каршы алды. Нәрсә булды, дим. Безнең кызыбыз курсташ егетеннән балага узган, өйләнешергә җыеналар, ди. Мин күтемә утырдым. Менә теща нинди онык турында әйткән икән! Менә шулай туасы онык турында хәбәр итте. Мине дә нәрсәдәндер саклап калгандыр инде.
Шул хәлдән соң машинада йөргәндә тизлекне артык арттырган юк.
Чын булган хәлне яздым, дуслар. Бер ялгансыз".
Бу хат авторы исемен күрсәтмәгән. Чыннан да, әллә нинди хәлләр була тормышта.
Фото: bashinform.ru