+1 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Гаилә учагы
19 ноябрь , 11:12

"Югалткач кына аңладым..."

Җырчы Илназ Баһның үкенече калган.

"Югалткач кына аңладым..."
"Югалткач кына аңладым..."

Аның әнисе вафат булган, дип язган идек.

Илназның хатыны Гүзәл Идрисова сүзләренчә, җырчының якын кешесе соңгы вакытта авырып торган.
Илназ Баһ әнисен юксынуы турында сторисларында яза.

«Әни белән чәй эчә идек кара-каршы утырып. Хәлләрне, балаларның хәлләрен сорашып алгач, машинада тиз йөрисең», дип орышып, яки мактап алыр иде.

Тутырып тәлинкәсенә ашын салыр иде, табагы белән ит, бәрәңге булыр иде, иң яраткан ризыгым – әни ясаган шуба салаты, ә балаларныкы – әни пешергән коймак. Әни куллары белән пешергәнгәдер, нинди генә ризык та иң тәмлесе була иде.

Әниегез каршы ала алса, кайтыгыз… Шунысын менә хәзер, югалткач кына аңладым...» ...» – дигән ул.

Фото: Гүзәл Идрисованың шәхси архивыннан.

Автор:Резида Валитова
Читайте нас: