0 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Гаилә учагы
20 ноябрь , 18:58

"Сигезлегә бөкләнеп, саз ерып..."

Билгеле алып баруы, якташыбыз Зәмирә Рәҗәпова кайда йөргән шулай җәфаланып?

"Сигезлегә бөкләнеп, саз ерып..."
"Сигезлегә бөкләнеп, саз ерып..."

«Без бәләкәй чакта, авылның басу ягына бара торган юл өстендә пилорама бар иде. Без – әни, мин, сеңелкәш – көн аралаш пычкы чүбе (опилка) алырга менә идек. Бик үк якын түгел, тулыр-тулмас 1 км чамасы. Опилканы мал астына җәяргә алып кайта идек. Бигрәк тә көз айларында, малларны абзарларга япкач, яңгырларда мал асты чиста булсын, дип тырыша идек. Уйлап карасаң, 1 капчык утын чүбе җиңел түгел бит ул. Әни безгә капчыкны күтәртеп җибәрә, әйләндереп аркага саласың, бөтен сеңерләр тартыла инде анда. Сигезлегә бөкләнеп, саз ерып, кайтуга таба юл тота идек. Атнасына 3 мәртәбә шулай.

Хәзер уйлыйм да исем китә. «Менә мин синең яшьтә печән чаба идем», «көянтә белән ике 10 литрлы чиләк белән су ташый идем», – дип, кайчак балаларны сүгәм. Әни тыңлап тора да: «Аллаһка шөкер, диген. Әллә син баланың шулкадәр авыр эш белән интегүен күрү җиңел дип уйлыйсыңмы?» – ди. Шул чак әни моңсуланып китә. «Бигрәк аямаганмын инде сезне», – дип үзен битәрләп ала. Мин әйтәм: «Кая барасың, болай да дөнья йөген берүзең тарттың бит», – дим. Ул маллар шул безнең тамак тук булсын, өс-башыбыз бөтен булсын, югары белемебез булсын өчен асралган бит.

Хәзер исә гел иркәләнеп беттек. Кайчак, машина багажнигыннан ашамлык төягән пакетларны алып менү өчен, поселокка керү белән, Макска шалтыратам, янәсе, авыр, чыгып ал гараждан пакетларны. Әллә дөрес, әллә дөрес түгел бу кыланыш, кем белсен», – дип язган Зәмирә социаль челтәрдә.

"У моей мамы было тяжелое детство, у нее дома не было воды", - дип язган ди бер бала иншасында. Аның каравы, чын мәгънәсендә "детство" булганын үзебез генә беләбез хәзер.

Фото: Зәмирә Рәҗәпованың шәхси архивыннан.

Автор:Резида Валитова
Читайте нас: