-2 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Гаилә учагы
21 ноябрь , 12:00

"Доктор, сез өйләнгәнме?"

Сез дә әни булган көнегез турында языгыз әле, кызлар!

"Доктор, сез өйләнгәнме?"
"Доктор, сез өйләнгәнме?"

Берничә көннән Әниләр көнен билгеләячәкбез. Иң матур бәйрәмнәрнең берсе бу. Баланы кочагыңа алгач, теләсә нинди тән сызланулары да шул мизгелдә үк югала. Сез дә әни булган көнегез турында языгыз әле, кызлар!

Сезгә беренче хатны тәкъдим итәбез.

"Икенче кызымны кесарево операциясе ярдәмендә тудырдым. Мин инде операция өстәлендә ятам. Баш очында гына анестезиолог тора. Ул башына чепчик кигән, үзе битлектә. Кыскасы, барысы да ничек булырга тиеш - шулай. Кинәт кенә күзләребез очрашты. Аның күзләре шундый матур!!! Керфекләре кап-кара, озын. Куе кара кашлары чак кына күренеп тора. Чын әкият герое диярсең!

Наркозны алып, берничә минут ятканнан соң аннан сорыйм: "Доктор, сез өйләнгәнме?" Барысы да кинәт туктап, безнең әңгәмәне тыңлый башлады. Ә ул: "Әйе, мин гаиләле", - дип җавап бирде. "Бик кызганыч, доктор... Мин сезгә кызымны кияүгә бирер идем", - дим. Ул: "Ә кызыгызга ничә яшь соң?" - ди. Мин: "Менә хәзер туарга тиеш", - дидем.

Операция бүлмәсе табибларның кычкырып көлүеннән яңгырап китте. Кызым исән-имин дөньяга килде. Соңыннан да бу табиб палатага кереп, хәлемне белеп йөрде. Анда ул битлексез иде. Карап тордым да, әллә ни чибәр дә түгел иде инде ул..."

Фото: bashinform.ru

Автор:Гөлия Мөгаллимова
Читайте нас: