+2 °С
Ачык
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Гаилә учагы
22 ноябрь , 11:20

Әни кайтмагач, аны эзләргә булдым. Тәрәзәдән чыгарга кирәк иде...

Әниләр көне җитә, дуслар! Күңелегездә әниләр турында нинди хатирәләр саклана?

Әни кайтмагач, аны эзләргә булдым. Тәрәзәдән чыгарга кирәк иде...
Әни кайтмагач, аны эзләргә булдым. Тәрәзәдән чыгарга кирәк иде...

"Миңа ул вакытта 6 яшь иде. Әнием белән теш табибына бардык. Дәваханәдән соң минем балалар бакчасына барасым килмәде. Ә әнигә ашыгыч рәвештә эшкә барырга кирәк иде (ул шәфкать туташы булып эшләде, һәм ул көнне төштән соң эшли иде). Мин аңа инде зур булуымны һәм ул кайтканчы өйдә ялгыз утыра алуымны әйттем. Әни тыныч күңел белән эшкә китте.

Кыш иде, иртә караңгы төште. Ул вакытта әле кесә телефоннары юк, ә өй телефоны белән файдалана белмим. Сәгатьне дә карый белми идем әле. Вакыт уза, ә әни һаман кайтмый... Шунда миндә коточкыч паника башланды, әнием белән нәрсәдер булган, дип уйлый башладым. Планнар башта секунд эчендә өлгерде. Мин әнине эзләп чыгарга булдым.

Әни мине бикләп киткән икән, ишекне ачып булмады. Зур чүкечне алып килдем дә шуның белән ишекне төя башладым. Ишек инде таралыр чиккә җитте, әмма ачылмый. Тышка чыга алмагач, тәрәзәдән чыгарга уйладым. Без икенче катта яши идек. Киемнәрне берсенә-берсен бәйләп, аска төшәргә булдым. Шул ук чүкеч белән тәрәзәне ваттым. Тәүдә җылы итеп киендем, тышта кыш бит. Киемнәрне болай бәйләп утыруы озак икәнен аңлагач, сикереп төшүе тизрәк булачак кебек тоелды. Ватык тәрәзә төбенә менеп бастым да, үтеп баручыларга мине тотуларын сорап, кычкыра башладым. Шул вакыт әни кайтты. Фатир тузылган, ишек җимерелгән, тәрәзә ватык...

Әни мине шул көнне берүземне калдырып киткәне өчен һаман да үзен гафу итә алмый. Озак елады ул көнне әни...

Әни, мин инде үстем, хәзер үзем әни. Борчылма, менә бит мин - сау-сәламәт.

Яратам сине, әнием".

Менә шундый матур эчтәлекле хат килде. Сез дә комментарийларда әниләрегез турында языгыз әле, дуслар. Фотоларын да беркетергә онытмагыз.

Фото: bashinform.ru

Автор:Гөлия Мөгаллимова
Читайте нас: