+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Гаилә учагы
24 ноябрь 2024, 12:40

Рәхмәт сезгә, Әниләр!

Нефтекама Милли-мәдәни үзәгендә үзенчәлекле, кызыклы һөнәр ияләре кунакта булды.

Рәхмәт сезгә, Әниләр!Рәхмәт сезгә, Әниләр!
Рәхмәт сезгә, Әниләр!

Шәһәрдә әнисе укытучы, сатучы, тәрбияче булган балалар күптер, ә менә әнисе цирк артисты булган балалар бар микән? "Минем әнием циркта эшли!" - дип шәһәрдә нибары өч кенә бала мактана аладыр: Тамерлан, Тимерхан һәм Азалия. Алар өчесе дә - Башкортстанның атказанган артистлары, оригиналь жанр осталары Нурания һәм Шамил Халитовларнын балалары! Нурания ханым - шәһәрдә билгеле кеше, аның чыгышларын балалар гына түгел, олылар да яратып карый. Ничек гади авыл кызы циркка барып чыккан сон? Кайдан килә мәдәниятнең бу үзенчәлекле жанрына сөю - Нурания ханым шушылар турында сөйләде. Әлбәттә, тамашачы, Нуранияне әни буларак та үзе өчен ачты бу көнне. Бу искиткеч талантлы гаиләдә балалар барысы да бәләкәйдән сәхнәдә, барысы да - оста җырчы, биюче, жонглер. Монда, әлбәттә, Нурания Галимҗан кызының тырышлыгы әйтеп бетергесез зур!
Нурания ханым укучылар алдында матур чыгыш күрсәтте, тамашачылар аны алкышлап каршы алды һәм озатты.

Икенче героебыз - менеджер Светлана Шамил кызы. Светлана яшьләргә үзенең һөнәре турында сөйләде, ничек уңышка ирешергә, өйдән торып эшләгәндә нинди кагыйдәләре төгәл үтәргә кирәклеге турында бәян итте.

Бүгенге көндә "үзмәшгуль" дигән сүзне еш ишетәбез, очрашуга килгән өченче героебыз - Рима Таһирова да бүген үзен кулинарияда тапкан! Педагогия колледжын тәмамлап, балалар бакчасында эшләгән тәрбияче ничек чәкчәк пешерү остасы булып киткән, ничек ул иллегә җиткәндә җыр сәнгате белән шөгыльләнә башлаган, ансамбльгә йөрү аңа нәрсәләр бирә - Рима ханым шулар турында сөйләде һәм бер кайчан да үз хыялыңнан баш тартмаса киңәш итте.

Янә бер чакырылган әни - бүгенге көндә махсус хәрби операция зонасында хезмәт иткән Денисның әнисе Зиния Әдеһәм кызы. Ул барлык әниләргә дә сабырлык һәм балаларның Җиңү белән исән-сау кайтуын теләде. "Кайткач улыма иң беренче итеп токмачлы аш пешерәм, ул шулкадәр аш сагынды!" - диде Зәния Әдеһәм кызы.

Әлеге чараны оештыручы һәм әзерләүче Гөлнара Гыйлемханова үзе дә укучыларны журналист һөнәре белән таныштырды, эш дәверендә аеруча исендә калган геройлар турында сөйләде, кызык хәлләрне бәян итте.

Менә шундый бик үзенчәлекле, җылы бәйрәм булды ул. Ә музыкаль яктан чараны яшь җырчы Артур Ижболдин, Рима Таһирова һәм "Чулпан" фольклор ансамбле (җитәкчесе Ч. Гафурҗанова) бизәде, аларга зур рәхмәт!

Бергә үткәргән чаралар укучыларга да бик ошады.

Гөлнара Гыйлемханова, Милли-мәдәни үзәк җитәкчесе.

Фото Үзәк архивыннан.

Автор:Зөлфия Фәтхетдинова
Читайте нас