+22 °С
Яңгыр
VKOKTelegramMax
Гаилә учагы
24 ноябрь 2024, 13:50

Республикада күпме сабый туган?

Әниләрнең һәм бәбиләрнең санын исәпләгәннәр.

Республикада күпме сабый туган?Республикада күпме сабый туган?
Республикада күпме сабый туган?
Узган елда Башкортстанда беренче тапкыр 12,5 мең хатын-кыз әни булган. Тагын 11,4 меңе икенче бала тапкан, 7,7 мең хатын-кыз күпбалалы ана булырга карар кылган һәм өченче балага гомер биргән, 2,5 меңе — дүртенче балага, 1,3 меңе бишенче һәм аннан да күбрәк балага әни булган. “Башстат” мондый мәгълүматны 24 ноябрьдә билгеләп үтелә торган Әниләр көне алдыннан китерә.

2023 елда республикада барлыгы 35,4 мең бала туган, шуларның 18,1 меңе — малайлар һәм 17,3 меңе — кызлар.

"Берьюлы ике, ә кайвакыт өч сабыйга әни булган хатын-кызлар да бар. Узган ел Башкортстанда 339 пар игезәк дөньяга килгән һәм бер әни өч игезәк тудырган", - дип хәбәр иттеләр “Башстат”та.

Башкортстанда сабыйлар күбесенчә июль–август айларында, сирәгрәк апрельдә дөньяга килгән.

Башкортстанда узган елда аналарның уртача яше беренче баласын тудырганда 26,3 яшь (1990 елда — 23,1 яшь), икенчесен — 29,9 яшь (1990 елда — 26,8 яшь), өченчесен — 32,7 яшь (1990 елда — 30,4 яшь).

Автор фотосы.

 

Автор:Зөлфия Фәтхетдинова
Читайте нас