"Мин кияүдә түгел. Минем кебекләрне, гадәттә, "карт кыз" диләр. Нишлисең, яшьлегемдә язмышымны очрата алмадым. Шул бичәсеннән куылган "разведенныйлар" да "убежденный холостяклар" гына бар инде. Кемдер өйләнгән ирләр белән йөри. Тик минем кеше рәнҗеше аласым килми.
Бу ирне беренче күрүдән ошаттым. Күптән хатыны белән аерылышкан булып чыкты. Ике баласына алимент түли икән. Нишлисең, язмышы шулдыр. Хатыны кияүдә.
Бу ирнең яшәр почмагы да юк. Әле дусларында йоклый, әле эшендә, әле фатир снимать итә. Анысына да түли алмый, куыла.
Мин, киресенчә, үземнең фатирымда яшим. Ике бүлмәле. Себергә йөреп эшләп, ипотекамны капладым. Озак вакыт очын-очка ялгап яшәргә туры килде. Әмма хәзер үз фатирым бар.
Бу ир "бергә яшик", ди. Бер яктан, кызганам, чакырасым килә. Икенче яктан, җилкәмә утыртасым килми. Ахирәтләрем шулай ирләрен җилкәсенә утыртып, балаларын да, ирен дә асрап картаеп беттеләр. Шуннан куркам..."
Хат авторына нинди киңәш бирер идегез?
Фото: bashinform.ru