-6 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Гаилә учагы
6 декабрь , 12:51

"Хатын-кызга игътибар кирәк икән шул..."

"Хатынымны һаман яратам, тик без бергә түгел шул. Эх, үткәнне кайтарып булса икән..."

"Хатын-кызга игътибар кирәк икән шул..."
"Хатын-кызга игътибар кирәк икән шул..."

Ир-егетләргә үз язмышына зарлану килешмәсә дә, күңелемдә җыелганнарны сезгә сөйлисем килә.

Хатыным белән өйләнешкәч, тәүдә фатирга түләп тордык. Аннары ипотекага фатир алдык. Шул вакытта кызыбыз да дөньяга килде. Билгеле, миңа бик күп эшләргә туры килде. Чөнки фатирга да берничә ел эчендә түләп бетерәсе, декрет ялында булган хатыным белән кызымны тулысынча тәэмин итәргә тиеш идем. Хәер, хатыным укып чыгу белән миңа кияүгә чыкты, шуңа ул әле эшкә урнашып та өлгермәгән иде. Көне-төне эштә булгач, гаиләмә тиешенчә игътибар бирмәдем. Ә хатыным үзенә игътибар җитмәүдән зарлана иде. Аның шулай "шыңшуы" бер дә ошамый иде. Шуңа да өйгә кайтасы килмәгән чаклар күп булды. Ул мине артык нык ярата иде шул.

Хатыным кафега эшкә чыгарга булгач, каршы килмәдем. Бераздан, ул шушы кафега җырчы булып урнашты, чөнки бик матур тавышлы ул. Бераздан аның танышлары күбәйде. Хәзер инде аны күпләр белә. Тәүдә миңа бу ошый иде, чөнки миннән инде игътибар таләп итми башлады. Ә тора-бара ул миңа суынды. Хәзер инде аңа үзем игътибар бирсәм дә, ул салкын иде.

Бер көнне эштән кайтсам, хатыным баланы алып әнисе янына кайтып киткән. Ике атнадан соң кайтачагын әйтте. Тик ул инде кайтмады. Янына барып күпме ялынсам да кайтмады.

Мин аны бик ярата идем. Ул киткәч, тагын да ныграк ярата башладым кебек. Үземне кая куярга белми, төнлә йоклый алмый яткан чакларым да күп булды. Хатыным белән кызымны өзелеп сагына идем.

Без аерылыштык. Хатыным икенче кеше белән яши башлады. Мин моңа түзә алмыйча, үз-үземә кул салырга да тырыштым. Әмма барып чыкмады, дәваханәгә эләктем. Айдан артык дәваханәдә булган вакытта да хатыным кызым белән бер генә тапкыр яныма килде. Ул мине яратмавын, бала хакы өчен дустанә мөнәсәбәттә калуыбызны үтенә.

Инде эчүгә салышкач, күпме тырышып төзегән карьерам да челпәрәмә килде. Төнлә таксида эшли башладым. Әлбәттә, төрле хатын-кызлар белән мөнәсәбәтләр корып карадым. Берсе белән хәтта ике атна бергә яшәдек. Әмма ахырда, аны да җәфалавымны аңладым һәм үзенең өенә кайтарып куйдым.

Хатынымның икенче ире аңа хыянәт иткәч, алар аерылышты. Хатыным бу ирен дә бик ярата иде, шуңа моны ул бик авыр кичерде. Ә мин һаман аны яратам...

Фото: bashinform.ru

Автор:Гөлия Мөгаллимова
Читайте нас: